Казан укытучысы: «Укучым минем янга күченеп килде»
Имтиханнарда югары баллар җыйган укучылар, олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре – аларның бу уңышлары өчен укучылар үзләре, әти-әниләре һәм укытучылары тырыша. Укучыларының югары нәтиҗәләре өчен күп хезмәт керткән укытучы Ләйлә Торговкина белән әңгәмә.
Торговкина Ләйлә Илгиз кызы – Казан шәһәренең «Унбер» лицееның технология укытучысы. Быел әлеге лицейның 11нче сыйныф укучысы Лиана Баһманова технология фәненнән илкүләм олимпиадада беренче урынны яулады. Шулай ук Ләйлә Илгизовна җитәкчелегендә быел призлы урыннарга Полина Гаврильчева, Гүзәл Мөбәрәкшина һәм Самира Шакирова ия булды.
Түбән Камадан Казанга күченгән
Быел мәктәп укучылары арасында Россия дәрәҗәсендәге олимпиадада җиңү яулаган Лиана укытучы Ләйлә Илгизовна әзерләгән 25нче җиңүче булган.
Ләйлә Илгизовна 26 ел Түбән Камада татар гимназиясендә эшләгәннән соң, 2 ел элек Казанга күченгән. Олимпиадада беренчелекне алган Лиана да Казанга күченеп килгән. Әлеге тарихны укытучысы үзе сөйләде.
Лиана узган елны 10нчы сыйныфны Сабада тәмамлап, 11нче сыйныфка Казанга, минем янга күчте. Аның укытучысы Резидә Рәхмәтулловна да – бик яхшы белгеч, аның белән Лиана 9, 10нчы сыйныфларда Россия призеры булды. Укытучысына күченеп китәргә туры килде, ә бала бит сәләтле, «Миңа нишләргә инде?» – ди. «Бер вариант бар: син монда минем яныма күченәсең, мин сине әзерлим», – дидем. Олимпиадада да җиңде, мәктәпне дә медаль белән тәмамлады, барысы да булып чыкты.
Лиана бит ул шундый чибәр, модель диярсең. Безнең проект «Многоцветие Сабантуя» дип атала иде. Стильләштерелгән милли костюмнар Ушкованың ленталы чигеш аппликациясе техникасын кулланып эшләнде.
Ләйлә Илгизовна быел әзерләгән проектларын күрсәтте, алар укучылар белән илкүләм олимпиадада катнашыр өчен, татар милли киемнәрен теккән, кием коллекцияләренә милли компонентлар өстәлгән.
Олимпиадада җиңү нәрсә бирә
Мин укучыларым белән горурланам, мактыйм һәм олимпиадада җиңеп нәрсәгә ирешә алганнарын аңлатам. Россия дәрәҗәсендә җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучыларга әлеге фән юнәлешләре буенча илнең бөтен югары уку йортларының да бюджет урыннарында укыр өчен ишекләр ачыла.
Мәсәлән, быел 1нче урынны яулаган Лианабыз Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына керә ала. Олимпиадада җиңеп укырга кергән студентларның стипендияләре дә югары була. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург турында төгәл беләм: укучылар 35-45 меңәр сум стипендия алып укый.
Олимпиадада җиңүчеләр шулай ук грант белән дә бүләкләнә. Россия дәрәҗәсендә җиңү яулаучылар 200 мең сум ала. Призерлар 100 мең сум. Шулай ук Казан мэры да ярдәм күрсәтә, Республика дәрәҗәсендә урын алучыларны да бүләкли. Күпме икәнен белмим, күпме булса да, ул бит плюс, баланың интеллектуаль хезмәте белән алган акчасы. Тик мин аларга, безнең фәнебез шундый: акчаларны кәнфит һәм туңдырмаларга түгел, ә киләчәк проектка тотабыз, дип, әйтеп куям. Зур җиңүләрдән соң кызлар ноутбуклар алганын беләм.
Кызлар җиңү өчен җәй көне дә укырга әзер
Ләйлә Илгизовна кабинетына инде күпчелек укучылар рәхәтләнеп каникулда ял иткән, ә укытучылар җәйге ялга әзерләнгән вакытта кергәндә дә, анда гөрләп эш бара иде – тегү машинасы тавышы июнь буе яңгырады.
Коллекцияне эшләү бик күп вакытны ала, шуңа күрә без аны җәй көне, балалар укудан бушагач, эшләргә тырышабыз. Июнь буе без коллекцияне тегәбез, аннары өлгермичә калганнарын ел дәвамында эшләп бетерәбез, – дип аңлата моны «Унбер» лицееның технология укытучысы.
Көн саен тегү белән шөгыльләнмәгән кеше 2 сәгатьтә бу эшне башкарып чыга алмый. Минем укучылар гел шөгыльләнеп тора. Менә Полина гел дәресләрдән соң килә дә, «әзерләнәбезме?» ди. Үземнең планнар булса да, ничек итеп аңа «юк» дисең? Минем балаларны әзерләр өчен аерым көннәр юк, укучы килә икән, көн саен эшлибез. Ә алар көн саен килә, укучылар тәрбияле, килер алдыннан «Ләйлә Илгизовна, без бүген әзерләнәбезме?» дип сорый. Андый сорауга кайсы укытучының «юк» дип әйтергә теле бара икән? Укучыларда шундый көчле мотивация һәм инициатива булу – сирәк күренеш. Кызларга «бераз ял итеп тә алыгыз инде» дим, алар, аңа карамастан, июльдә дә эшләргә әзер, – дип сөйләде Ләйлә ханым.
Кызлардан сораштым, алар үзләре дә «олимпиадага әзерләнү уку вакытында комачауламасын өчен, хәзер тырышып эшлибез» диләр. 9нчы сыйныфка баручы кызларга икенче елда имтиханнар да бирәсе булачак.
«Манный боткасын, аш пешерүне бөтен кыз белергә тиеш»
Технология дәресләрендә кызлар тегү белән генә шөгыльләнми бит, пешерә дә. Олимпиадада пешерү осталыгын да тикшермиләрме?
Кызганычка, юк. Кулинария турында теоретик сораулар бар. Пешерү дә – бик перспективалы юнәлеш, шуңа күрә аны олимпиаданың практик өлешенә кертү турында да уйлыйлар. Бәлки, киләчәктә булыр.
Укыту вакытында Сезгә кайсын өйрәтү күбрәк ошый: тегәргә, пешерергә, бәйләргә, чигәргәме?
Укучылар пешерергә өйрәнгәндә күбрәк ошыйдыр, чөнки монда мин укучыларның никадәр мөстәкыйль икәнен күрәм. Тегү эше – математика кебек, кемгәдер бирелгән, кемгәдер бирелмәгән булырга мөмкин, ә, мәсәлән, тулай торакта яшәгәндә, үзеңә манный боткасын, аш пешерүне бөтен кыз белергә тиеш, дип уйлыйм. Миндә бәләкәчләр – 1нче һәм 2нче сыйныф укучылары шөгыльләнгәндә, кайберәүләр беренче сыйныфлар да пешерүенә гаҗәпләнә иделәр. Алар үзләре пычак тотып ашамлыкларны турый да, пешерә дә.
Технология дәресе 5нче сыйныфтан башланса да, Ләйлә Илгизовна башлангыч сыйныфлар өчен түгәрәкләр дә алып бара. Ул бу хакта да сөйләде.
Бик авыр булды, дөресен әйткәндә, чөнки алар бик кечкенә. Зур сыйныфлар кергәндә, алар инде кайда нәрсә торганын белә, алар чиста кабинетка керә һәм шулай ук чиста итеп калдырып китә. Ә кечкенәләргә мин бөтенесен әзерләп куям һәм алардан соң җыештырам, минем өчен эш өчләтә арта. Алар кечкенә булса да, булдыралар, коймаклар да пешерделәр, тик үзләреннән соң тиешенчә җыештыра алмыйлар. Шулай да бу – яхшы тәҗрибә булды, инде алар арасында да, миңа 5нче сыйныфка килгәч, кайсы «йолдызчыкны» алга таба үстереп булачагын күрдем. Яшьрәк булсам, нәниләр белән дә шөгыльләнер идем, тик 6 көн 6шар дәрес укыту, олимпиадага да әзерләү, түгәрәкләр дә алып бару авыррак.
Күзләре янып торган укучылар һәм «фантазерка» укытучы
Полина 7нче сыйныфта Сездә укый башлагач, Сез аны күреп алуыгыз һәм шуннан соң аның олимпиадага әзерләнү юлы башланганын сөйләде. Ә ничек күреп аласыз Сез аларны, ничек олимпиадада катнашырлык балаларны табасыз?
Аларның күзләре яна.
Шул җитәме?
Җитә. Күзләр яна, балада теләк һәм мотивация бар икән, мин әти-әниләре белән сөйләшә башлыйм, чөнки безнең предмет күп чыгымнар таләп итә. Материаллар хәзер бик кыйбат. Әти-әниләреннән «мин сезнең балагыз белән шөгыльләнергә телим, сез кайбер чыгымнарга әзерме» дип сорыйм. Укытучы эш хакына бөтен нәрсәне мин үзем алып бирә алмыйм. Әти-әниләре ризалашса, без алга атлыйбыз. Башта укучылар бик аңлап та бетерми, кайвакыт мин дә артык таләпчән булам, ә хәзер, күреп торасыз, үзләре эшләп утыралар. Мин иртә белән кемгә нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлатам да, алар шуны үзләре белеп эшли.
Ләйлә Илгизовна «Унбер» лицее укучылары белән генә эшләми, аның янына бөтен Казан буйлап әзерләнергә укучылар килә. Самирә 9нчы сыйныфка бара. Ул IT-лицейда укый. Ул да, укытучысы кебек, Түбән Камадан Казанга күченеп килгән.
Өйдә әти-әниләре ярдәм итми икән, үземнең генә көрәшүем нәтиҗәсез. Һәр теләгән кешедән мин республика дәрәҗәсендә призер ясый алам, тик Россия дәрәҗәсендә урын алу – ул укучыларның тырышлыгы һәм теләге. Ил дәрәҗәсендә җиңү өчен сәләт тә, тырышлык та, уңыш та кирәк. Самирәне мин Түбән Камадан алып килдем. Без аның белән 6нчы сыйныфта шөгыльләнә башладык. Ул 6нчы сыйныфта инде 7нче сыйныфлар арасында көч сынашты. Аннан соң мин аның әнисен Казанга күчәргә күндердем. Уйлагыз, ул – бик сәләтле бала, аңа монда кысан булачак, Казанга күченүнең мәгънәсе бар, дидем. Ул – технологиядән Россия дәрәҗәсендә җиңүче, республика дәрәҗәсендә башка фәннәрдән дә призер. 8нче сыйныфта укучылар олимпиаданың Россия дәрәҗәсенә чыкмый, мин инде тәвәккәлләдем дә аны 9нчы сыйныфлар рәтендә яздым, һәм ул җиңеп чыкты. (Кечерәк сыйныфлар арасында көч сынашырга ярамый, ә зуррак сыйныф буларак язылырга ярый.) Бик акыллы кыз, әти-әниләре дә аның уңышында кызыксынган. Хәтерлим, әле 6нчы сыйныфта муниципаль олимпиададан Самирәнең әтисе алып кайтты. Юлда барабыз, нәтиҗәләр әле юк. «Я, ничек?» – дип сорый әтисе. «Республикага әзерләнегез», – дидем. Ул вакытта әтисе көлемсерәгән иде. «Без әле сезнең кызыгыз белән Россиядә җиңәчәкбез», – дигән идем. Ул быел миңа бу сүзләремне искә төшерде. «Башта Сезгә «фантазерка» дип караган идем», – диде.
«Балаларга «юк» димим»
Ләйлә Илгизовнаның илкүләм олимпиадада беренче югары нәтиҗәсе 2009 елда булган.
Россиядә беренче җиңүчем – Айсылу Вилданова. Олимпиада Новосибирск шәһәрендә булды. Мин әле ул вакытта Түбән Камада эшли идем. Ул 11нче сыйныфта Россия дәрәҗәсендә җиңүче булды һәм технология укытучысы һөнәрен сайлады. Алабуганың педагогика институтын тәмамлап, Түбән Каманың 35нче лицеена технология укытучысы булып эшкә урнашты. Ул инде үзе дә олимпиадада Россия дәрәҗәсендә катнашырлык укучылар әзерли, үзенең дә призер булган укучылары бар, - дип сөйләде Ләйлә Илгизовна.
Укытучы өчен укучының уңышлары, аның үсеше – бик зур шатлык һәм куаныч, шуңа да күп укытучылар яратып һәм озаклап, үз укучылары турында сөйли ала. Ләйлә Илгизовна олимпиадада җиңгән тагын берничә укучысын искә алды һәм алар инде укып бетергән булса да, элемтәдә торуларын сөйләде.
Әдилә Шәйдуллина 8нче сыйныфтан җиңүләргә ирешә башлады, Россия дәрәҗәсендә җиңүче дә, призер да булды. Ул шундый якты, җирән чәчле кыз. Мин аны һәрвакыт «алтын кызым» дип йөртә идем. Ул шунысы белән кадерле: һәрвакыт миңа авыр булганда ярдәмгә килә иде, хәзер дә һәр бәйрәм белән котлый. Үзе Мәскәүдә укый, курьер аша миңа чәчәкләр җибәрә. Эш чәчәкләрдә, бүләкләрдә дә түгел, ә игътибарда, мине хәтерләүләрендә, – ди укытучы.
Тагын бер кыз – Сөембикә. Аңа хәтле олимпиадада катнашучы кызларым озын буйлы булды, ә ул кечкенә буйлы иде, ул кыздан соң, мин олимпиадага әзерләргә кечкенә кызларны алырга курыкмый башладым. Ул, олимпиадага әзерләнергә дип, соң гына, 8нче сыйныфта килде, гадәттә мин 5нче сыйныфтан әзерли башлыйм.
«Ләйлә Илгизовна, минем катнашып карыйсым килә», – диде. Ә мин беркайчан да балаларга «юк» димим. Авырлыгы шунда булды: алар кием коллекциясе әзерли һәм аны тәкъдим итәргә тиеш, дөрес итеп сөйли белү, ораторлык осталыгы булу да кирәк, ә ул бала тотлыга иде. Шундый кечкенә генә, сөйкемле, зур күзле, искитәрлек матур кыз. Нинди проект алыйк икән, дип уйладык һәм «бэби-долл» стилендәге коллекция эшләргә булдык, ягъни курчак стиле. Ул шундый эффектлы, матур булды, барысы да килешле иде. Комиссия дә аны шулхәтле яратты. Ул 9нчы һәм 10нчы сыйныфларда призер булды, ә 11нче сыйныфта без аның белән кече театрлар өчен «Алисә могҗизалар илендә» темасын алдык. Бездә костюмнар да, марионетка курчаклар да бар иде. Шул елны ул җиңүче булды, – дип сөйләде Ләйлә Илгизовна.
Ул җиңүдән соң булган сөйләшүләрен дә искә төшерде.
– Сөембикә, котлыйм, син җиңүче булдың, – дим. – 11нче сыйныфта җиңү яуларга бик авыр.
– Җиңүе ярар аның, ә Сез минем ничек итеп проектны яклаганымны ишеттегезме соң? – ди.
– Әлбәттә, ишеттем.
– Юк, ә Сез ничек яклаганымны ишеттегезме соң?!
– Син булдырдың, афәрин!
– Мин бит тотлыкмадым, бу – минем өчен иң зур җиңү, – диде ул.
Технология ул – шундый төрле яклы, интеграцияләнгән фән. Монда математиканы да, сызымны да белергә кирәк. Аның тестлары – акылга сыймаслык, анда 3D-модельләштерүне дә, робототехниканы да белергә кирәк. Россия дәрәҗәсендә җиңүне бары тик көчле балалар гына яулый, монда төрле яклы үсеш алган кеше булу кирәк,– дип аңлатты укытучы.
Ул олимпиада этаплары белән дә кыскача таныштырып үтте.
- Барлыгы 4 этап. Беренчесе – теория. Ул 3 өлештән тора.
- Икенчесе – практика. Укучылар 2 сәгатьтә берәр эшләнмә тегә.
- Өченчесе – модельләштерү. Укучыларга эшләнмә эскизы, аның тасвирламасы бирелә, шул эскиз нигезендә лекало ясарга кирәк.
- Дүртенчесе – проектлар яклау. Кием коллекциясе әзерләнә һәм аңа коллекция турында бөтен нәрсә дә язылган дизайн-папка кушыла. Аны халык алдында яклыйлар.
Татарстан командасы
Ләйлә Илгизовна – технологиядән илкүләм олимпиадада катнашучы Татарстан командасы җитәкчесе дә. Үзе аңлатканча, ул, җитәкче буларак, оештыру моментларын, документлар җыюны, микроклимат булдыру эшләрен башкара. Республика дәрәҗәсендәге олимпиада узганнан соң, Россия дәрәҗәсенә чыккан укучыларны әзерләргә Алабуга институты ярдәм итә.
Безнең югары мәктәп командасы көчле. Безнең белән Седов Сергей Алексеевич шөгыльләнә, мин аңа бик рәхмәтле. Ул – безнең региональ комиссия рәисе, шулай ук бөтенроссия комиссиясе әгъзасы. Шатунова Ольга Васильевна безгә гел ярдәм итә. Ул да – комиссия рәисе, Россия командасы әгъзасы. Алар безгә бик көчле команда ясый, без инде ничә ел Татарстан командасы белән Россиядә лаеклы чыгышлар ясыйбыз, – дип, Алабуга институтыннан ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен белдерде ул.
Команда җитәкчесе булгач, Ләйлә Илгизовна укучылар белән бөтен ил буйлап төрле шәһәрләргә йөри. Аңа шактый җиңүләр һәм шулар арасында җиңелүләр дә күрергә туры килгән.
Кайвакыт кире кайтырга бик авыр була. Берсендә командада 16 кыз барды, 15е призер булды, ә 1се әздән генә эләкмичә калды, бу нәтиҗәгә без сөенергә тиеш идек, ә монда балалар үз җиңүләренә шатлана алмады, чөнки араларында берсе урын алмыйча калды. Юлда ниндидер чит темаларга сөйләшеп кайттык, тик, гадәттә, җиңелүләрсез җиңүләр булмый.
Бердәнбер җиңелү – кызының җиңелүе
Үз тормышымда минем бары тик 1 җиңелү булды, 1 генә, һәм бу – минем кызым иде. Моннан да авыррак була алмый. Хәзер катнашучыларның 45 проценты призерлар рәтенә керә, ә ул вакытта 1нче, 2нче, 3нче урыннар гына бирелә иде, һәм без ул урыннарга эләкмәдек. Теория һәм практика өлешләреннән соң ул беренче бара иде, тик нигәдер безнең проектны югары бәяләмәделәр. Ул елны мин 2 кызны әзерләгән идем, 11нче сыйныф укучысы җиңүче булды, ә минем кызым 9нчы сыйныфта бер урын да алмады. Бик авыр кайтты, шуннан бирле мин урын алмыйча кайтучы кызларны бик яхшы аңлыйм. Кеше балаларын әзерлим, үз баламны да әзерләп карыйм дип, мин аны катнашырга сораган идем. Ул инде: «Ярый әни, синең амбицияләрең өчен катнашам», – дип ризалашкан иде. Кайтканда мин аңа: «Элина, син бит тарих белән шөгыльләнәсең, технология синеке түгелдер, алга таба әзерләнмәбез», – дигән идем, «Юк, хәзер юк инде!» – диде, һәм 10нчы сыйныфта абсолют җиңүче булды. Шуннан соң гел «җиңелүләрсез җиңүләр булмый» дип әйтәм, – дип сөйләде Ләйлә Илгизовна.
Әйләнгеч юллар белән укытучы һөнәренә килү
2009 елдан бирле технология укытучысы Ләйлә Торговкина әзерләгән һәр укучысы урын алган.
Ничә ел мәктәптә эшләгәннән соң шундый нәтиҗәләр башланды?
Ялгышмасам, олимпиада үзе 2001 елда үткәрелә башлады. Укучыларны ничек әзерләргә кирәк икәнен аңлар өчен, миңа 5-6 ел кирәк булды. Беренче тапкыр Айсылу белән катнашканда, мин өметләнмәгән дә идем, республикада инде урыннар яулаган бар иде, ә Россия дәрәҗәсендә ничек икәнен күрәсе килде, ә монда беренче тапкыр ил дәрәҗәсенә чыгуга – җиңүче булдык.
Мәктәпкә мин институтны тәмамлагач та килмәдем, җитештерү өлкәсендә эшләп алганнан соң килдем. Мин җиңел сәнәгать институтын тәмамладым, аннары Түбән Камада кияүгә чыктым, анда мин укыган белгечлеккә туры килерлек эш урыны юк иде, читтән торып Алабуганың педагогика институтын тәмамладым һәм шулай, әкренләп, мәктәпкә килеп эләктем.
Педагогика миңа һәрвакыт ошый иде, мин мәктәптән соң да пединститутка кермәкче идем. Минем әтием – укытучы, ә укытучылар гадәттә нәрсә ди? Ул минем укытучылыкка укырга керүемне теләмәде. Әйләнгеч юллар белән булса да, мин барыбер үземә ошаган эшемә килдем, – ди Ләйлә ханым.
Казанда беренче хезмәт хакын алгач
Аны Казанга 2 ел элек «Унбер» лицееның беренче директоры Хәмидуллин Алмаз Нуртдин улы чакырган.
Алмаз Нуртдинович: «Уйлап карагыз, Сез бит Казанга күчәргә теләгән идегез», – дип тәкъдим итте. Мин шушы шансны кулдан ычкындырсам, башкасы булмаска мөмкин икәнен аңлый идем, пенсия алдыннан андыйны тагын кем тәкъдим итсен?
Түбән Камада эшләгән мәктәптә балалар әз иде, 18 сәгать җыяр өчен 1-9нчы сыйныфларда технология һәм рәсем дәресләрен укыттым. Бу лицейда беренче хезмәт хакын алгач, «Алмаз Нуртдинович, моның бөтенесе дә миңамы, бу дөресме?» – дип килеп сорадым. Аңа мине монда чакыруы өчен бик рәхмәтле.
«45 минут дәрес укытып кына эшләсәң, нәтиҗә булмый»
Уңышның сере нидә дип уйлыйсыз?
Фанатизмга кадәр үз предметыма гашыйк булуда дип уйлыйм. Мин – бик хезмәт сөючән кеше, эшне бик яратам, ул минем укучыларга да инфекция кебек йога, ахрысы. Һәм иң мөһиме: укучылар өчен эшләгән иң мөһим нәрсә – ул аларга юл ачуым. Һәр ата-ана да бүгенге көндә балаларын акча түләп укыта алмый, ә җиңү ул – 100 процент бюджетта уку һәм яхшы стипендия алу. Бу да мөһим, бу да – мотивация.
Миндә «акча эшләү» дигән максат юк иде, яраткан эшем белән шөгыльләнәм, һәм бу минем килеп чыга, Аллаһ Тәгалә моны күреп, бирәдер. Балалар грант алганда, укытучылар да ала. Безнең хөкүмәткә балаларның интеллектуаль хезмәтләрен бәяләүләренә һәм укытучыларны онытмауларына рәхмәт.
Кайвакыт укытучылардан «эштән китәргә теләгән чакларым булды» дигәнне ишетергә туры килә. Сездә андый вакыт булдымы?
Юк, беркайчан да. Яңа программалар, ноутбуклар кертелгәндә курку гына булган иде. Аны да өйрәндек. Монда килгәч, бу яңа техниканы күргәч тә, курыккан идем, ә аның белән эшләргә, киресенчә, бик җиңел икән. Олы буын булгач, яңалыктан ниндидер курку була, тик акыллы кызың яныңа килеп барысын да гади генә итеп аңлаткач, өйрәнәсең. Яшь коллегалар да беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмый. Үзләренең эшләре бик күп булса да, ярдәм сорап кергәч, гел булышалар.
Минем компьютер каршында нәрсәдер аңламыйча утырганымны күреп тә, килеп ярдәм итеп китәләр. Мин дә үз чиратымда аларга киңәшләр бирәм, үзем дә ярдәм итәргә тырышам. Акыллы җитәкче яшьләрне алга этәрә. Ярдәм итәргә мөмкинлек бар икән, моны эшләргә кирәк, бүген син булышасың, иртәгә – сиңа. Шундый шартларда гына яхшы коллектив һәм үзара аңлашу була.
Эштә иң ошаганы һәм ошамаганы нәрсә?
Ошамаганы, һәр укытучыга кебек, кәгазь эше, отчетлар. Үз вакытында миңа директор урынбасары булырга тәкъдим иткәннәр иде. «Мондый оештыру сәләте белән директор да була аласыз», – диделәр. Була алмас идем, чөнки кәгазь эшен яратмыйм, ә администрация эшендә документация беренче урында бара.
Укучылар, аларның әти-әниләре белән аралашырга яратам. Без сыйныфым белән кая гына бармадык, балетка да, экскурсияләргә дә. Балалар мәктәптә бер төрле, ә аннан читтә алар башкача, һәм шунда аларның никадәр ачык һәм сәләтле булуларын күреп була.
Елдан-ел төрле буын балалары үзгәрәме, аеруча мотивация, тәртип ягыннан?
Әйе, бу сизелә. Алар тәртипсезләнде, димим, алар – үз заманасы балалары. Телевидение, ниндидер кирәкмәгән информация тәэсирендә алар, әлбәттә, башкачарак. Алар иреклерәк һәм аларның үзләренең яшьләреннән өлкәнрәк күренәселәре килә.
Укучының сәләте бар, ә мотивациясе юк, бу очракта нишлисез, олимпиадага әзерләнеп карыйсызмы?
Юк, олимпиадада катнашырга баланың үз теләге булырга тиеш. Киресенчә, баланың нәрсәдер килеп чыкмый, ә ул бик тели икән, мин аларны әзерлим. Һәм, иң мөһиме, аларның гаиләсе дә терәк булуы. Гаиләдә аңлау юк икән, укытучыга берүзенә әзерләргә бик авыр. Укучы, укытучы, әти-әни өчпочмагыннан башка нәтиҗә булмаячак.
Яшь укытучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
Дәресләр бетүгә кабинетны бикләп кайтып китмәскә. 14:30да дәресләр генә бетә, ә бөтен иҗади, кызыклы нәрсәләр шуннан соң башлана. Үз эшеңне яратырга, һәм балаларга үз вакытыңны жәлләмәскә, шул очракта нәтиҗә булачак. 45 минут дәрес укытып кына эшләсәң, нәтиҗә булмый.
Беренче елларны дәресләргә ныклап әзерләнгәнсездер?
Әле ничек кенә! Минем әтием – 40 ел стажлы технология укытучысы иде, мин, бәлки, әзерләнмәгән дә булыр идем. «Кызым, иртәгә нәрсә белән барасың, нинди сыйныфларга керәсең?» – дип тикшерә, һәр сыйныфка конспектлар яздырта иде, мин аңа рәхмәтле, ул мине өйрәтте. Ә хәзер инде яттан белгән темалар бар. Шулай да яңа стандартлар кертелгән саен, нәрсәләрдер өстәргә туры килә, укытучылар гомер буе укый бит, бер урында тору мөмкин түгел.
Укытучы 3 ел мәктәптә эшләсә, аннары бераз җиңеләя, диләр, дөресме?
Әйе, кеше 3 елга мәктәптә тоткарлана икән, ул инде аннан китми. Яшь специалистларга теләгем: кечкенә хезмәт хакыннан курыкмагыз. Кызганыч, әз инде ул, аеручы егетләр өчен. Баштарак түзәргә кирәк, аннары чыгу юлларын табарлар.
Ләйлә Илгизовна – үтә дә ачык, ихлас кеше, үз эше турында яратып, илһамланып сөйләде. Әлеге әңгәмә вакытында үземә дә, яшь укытучы буларак, бик күп файдалы мәгълүмат тупладым.