Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили «Милләт горурлыгы – 2026» премиясенең округ этабында «Россия халыкларының туган телләре» номинациясе буенча җиңү яулаган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Бәйгегә барлыгы 345 гариза юлланган, 26 кеше сигез номинация буенча лауреат исеменә лаек булган. Премиянең округ этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Киров шәһәрендә узган.
Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә балаларга 28 туган тел укытыла. Аларны төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыралар, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
«Бүгенге көндә туган тел – ул халыкның җаны дип әйтергә була. Һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау нәкъ менә аның аша башкарыла. Безнең мәктәбебез ул күпмилләтле Россиянең кечкенә генә бер моделе. Илебезнең көче, әлбәттә, халык бердәмлегендә», – ди Маринэ Хухунашвили.