Казан укытучылары Президент тарафыннан тәкъдим ителә торган «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының Россия күләмендәге «Мәгариф флагманнары» проектында аерым һәм команда юнәлешләре буенча җиңү яулаган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Бәйге финалында илебезнең 46 төбәгеннән 100 команда катнашкан. «СпортТрек» юнәлешендә 5 нче номерлы лицейның физик тәрбия укытучысы Ольга Марценюк җиңгән. Бу юнәлешкә 6 меңнән артык гариза юлланган булган. Проект кысаларында катнашучылар белем бирү марафонын узган, экспертлар, олимпия чемпионы Александр Легков белән очрашкан. Җиңүчеләргә шулай ук 2027 елның маенда Красноярск шәһәрендә узачак «УниверЛига» фестиваленә чакыру билеты бирелде, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Команда юнәлешендә өстәмә белем бирү буенча «Сәяхәт» үзәге җиңү яулаган. Проект финалында илнең 46 төбәгеннән 100 команда үз эшләрен тәкъдим иткән, шуларның унысы җиңүче дип танылган. Катнашучылар педагогик кейслар әзерләгән, тәрбия бирү эшчәнлегенә кагылышлы өзекләр белән таныштырган, диелә хәбәрдә.