Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан укытучысына ярдәм кирәк: "Бер күкрәгемне алдыргач, көн саен икешәр кило авырлык югалтам”

Казан кооператив институты укытучысы Әлфия Шакирова икенче стадия күкрәк яман шеше белән көрәшә.

news_top_970_100
Казан укытучысына ярдәм кирәк: "Бер күкрәгемне алдыргач, көн саен икешәр кило авырлык югалтам”

Йөгереп йөргән җирдән ялгыш кына сөртенергә, шуннан имгәнеп калырга мөмкинсең. Гомер буе бармагы да сызлап карамаган имәндәй таза кешеләр дә кинәт чирләп китә. Башта бернинди билгесе булмаган чир тиз арада мәкерлегә әйләнергә мөмкин. Казан кооператив институты укытучысы, 2015-16 елларда “Иң яхшы укытучы” грантына лаек булган Әлфия Шакирова да – мәкерле чир корбаны. Ул күкрәктәге яман шештән интегә. Бу көнгә кадәр туганнарыннан да, институт коллективыннан да яшереп килгән әле ул үз хәлен. Тик вакыт тиз уза, чир көннән-көн баш күтәрә. Инде Әлфия ханымның уң күкрәген алганнар, бүген ул химия терапиясе уза.

Әлфия Шакирова – Казан кызы. Шунда туып-үскән, гомере шунда үткән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул, балачак хыялын тормышка ашыру өчен, Педагогия институтына укырга керә. Актив, чая, ут кызны төркем старостасы итеп куялар, комсорг итеп сайлыйлар. Университетны кызыл дипломга тәмамлап, үзе укыган мәктәпкә математика укытучысы булып кайта. Һәрвакыт үсешкә, яңалыкка омтыла фән укытучысы. 13 ел мәктәптә эшләгәннән соң аны сәүдә-икътисад техникумына чакыралар. Ул техникумда 12 ел хезмәт куя. Инде тормышының яңа этабына керешеп, Казан кооператив институтында югары математика укыта башлый. Тик биредә ике ел гына эшләп калырга өлгерә ул. Мәкерле чир аяк чала.

–Мин сәламәтлегемә бармак аша гына караучылардан түгел. Табиблар янына даими йөреп, тикшеренеп торам. Аннан соң безгә эштән дә ел саен медицина тикшерүе узарга кушалар. 2016 елның ноябрендә маммологка күрендем, барысы да әйбәт, бер генә дә шикләнерлек урын юк иде, – ди Әлфия ханым.

Яңа уку елы башланыр алдыннан - август аенда укытучылар кабат медицина тикшерүе уза. Менә шунда табыла да инде өч хәрефле бу зәхмәт. Әлфия ханым бу хәбәрне өстенә бозлы су койгандай кабул итә.

–Тикшерелмәгән булсам, мин аның турында белми дә яшәгән булыр идем, бәлки. Чөнки күкрәгем авыртты, борчыды дип тә әйтә алмыйм, – ди педагог.

Дәвалаучы табибы аңа авыру рекордлы тизлектә үскәнен әйтә. Моның нинди дә булса стресс нәтиҗәсендә килеп чыгуын да искәртә.

– Чыннан да, мин зур стресс кичердем. Ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китеп, бер тәүлек дигәндә әнием вафат булды. Мин ул вакытларда берни тоймадым, сизмәдем, яшәмәдем дә дияргә дә була. Бик зур югалту, бик зур стресс булды бу минем өчен. Табиб та: “Яман шеш күзәнәкләре шул вакытта баш күтәргән булуы ихтимал”, – ди.

Әлфия Шакирова үзендә чир тапсалар да, тешен кысып, яңа уку елын яраткан эшендә – студентлары белән башлый. Тик 12 октябрьдә эштән туктарга мәҗбүр була ул. 16 октябрьдә исә беренче тапкыр пычак астына ята – уң күкрәген алалар.

170 см буйлы, гомер буе 75-77 кило йөрсә дә, сылу гәүдәле ханым була ул. Тик мәкерле чир аны тиз арада ашый башлый.

– Бүгенгә мин 23 кило авырлык югалттым. Һәр көн саен ике килога ябыгам, – ди Әлфия ханым, авыр сулап.

Әлфия Шакирова бүген химия терапиясе узарга мәҗбүр. Чөнки авыруының организмга таралуына юл куярга ярамый. Моңа кадәр ул өйдә дәваланса, кичә кабат хастаханәгә керергә мәҗбүр булган. Чөнки тән температурасы 39 градустан төшми, инде үпкәләре дә авырта башлаган.

Ире һәм оныгы белән

Әлфия Шакированың көчле математик, көчле укытучы икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк. Ул республиканың математиклар берләшмәсе җитәкчесе. Аның укучылары фән олимпиадаларында уңышларга ирешкән. Соңгы елларда Әлфия Фәйзрахман кызы репетиторлык белән дә шөгыльләнгән, зур тәҗрибә һәм бай белем багажына ия укытучыга Казанның төрле почмакларыннан укучылар белем күтәрергә йөри. Әйтергә кирәк, Әлфия ханымда шөгыльләнгән укучыларның БДИ баллары да югары.

Тик ничә еллар буе укучыларга, әти-әниләргә ярдәм кулы сузып яшәгән Әлфия Фәйзрахман кызы бүген үзе ярдәмгә мохтаҗ.

– Мин гомердә дә нидер сораганым булмады. Озак вакыт авыруым турында әйтергә теләмәү, яшерү дә шуның белән бәйле. Тик хәзер хәлем көннән-көн начарая. Ирем тимер юлда төзәтү поездында эшли. Олы кызым Айгөл кияүдә, үз гаиләсе белән яши. Кечкенәсе Айсылу сәүдә-икътисад техникумында укый. Укудан соң “Бәхетле”дә төргәкләүче булып та эшләп ала. Сәгатенә 50 сум түлиләр. Укудан соң күпме эшли ала инде ул, ике-өч сәгать. “Әни, сиңа җиләк-җимешкә җитәрлек булса да эшлим”, – ди балакаем. Өй дә аның өстендә. Ашарга пешерү дә, җыештыру да аның җилкәсендә, – ди Әлфия ханым күз яшьләре аша.

Ике кызы, кияве һәм оныгы белән

Әлфия Шакированың химия терапиясе узуын әйтеп узган идем. Бер курс – 80 мең сум. Дүрт курска түләп куйганнар инде. Ә аның күпме кирәк буласын берәү дә белми. Химиядән соң организмны тикшерү өчен дә зур акчалар кирәк булачак.

– Хәйрия язмаларын гел укып бара идем. Кемгәдер фәлән йөз, икенчеләренә миллионнар да соралды. Кулымнан килгәнчә, ярдәм кулы да сузып бардым. Әмма кайчан да булса үземә дә ярдәм сорармын дип уйлаганым булмады. Дәвалану өчен миңа кирәкле төгәл сумма юк. Шуңа күрә, кем күпме булдыра ала, шулай ярдәм итсәгез иде. Аллага шөкер, авыруның башлангыч стадиясе булгач, барысы да вакытында, уңай хәл ителер дип өметләнеп яшим. Иң зур байлык – сәламәтлек! Ходай беребезне дә шуннан аермасын, – ди Әлфия Шакирова.

Әлфия Шакировага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен “Сбербанк” картасы номеры: 5469620014257438

P.S. Әле бер биш ел элек кенә матбугатта хәйрия язмалары басылмый, язмыш сынавы алдында калучылар авыру белән кара-каршы утырып кына көрәшә иде. Шөкер, замана үзгәрдеме, кешеләреме, хәйриячелек хәзер модага әйләнеп бара. “Интертат.татар”сайтында да хәйриячелек язмалары даими басыла һәм ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп. Тамчыдан күл җыела диләр бит. Әйдәгез, Әлфия ханымга да кулыбыздан килгәнчә ярдәм кулы сузыйк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100