Казанның Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатында тәрбияләнүче Максим Большаков Шанхайда узган 67 нче Халыкара математика олимпиадасында көмеш медаль яулады. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Россия җыелмасы барлыгы алты-дүрт алтын һәм ике көмеш яулады. Алтын медальгә Арина Прокудина (Чиләбенең 31 нче физика-математика лицее), Андрей Шишко (В.Ф. Овчинников исемендәге Мәскәү «Икенче мәктәп» лицее), Роман Кравченко (Санкт-Петербургның 239 нчы Президент физика-математика лицее) һәм Дмитрий Гришко (Мәскәүнең 57 нче мәктәбе) лаек булдылар.
67 нче Халыкара математика олимпиадасы Шанхайда 10 июльдән башлап узды. Анда 100 дән артык ил вәкиле катнашты.