news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан укучысы математикадан халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган

news_top

Казанның 2 нче лицей-интернатында белем алучы 9 сыйныф укучысы Мөхәммәднәби Ашуров Ташкентта математика һәм информатикадан Әл-Харәзми исемендәге IV Халыкара олимпиадада җиңүче булган. Интеллектуаль ярышларда 25 илдән – Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Монголия, Румыния һәм башка төбәкләрдән 219 укучы катнашкан. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышлар ике фән: математика һәм информатикадан үткәрелгән. Һәрберсе икешәр турдан торган сынауларда егет-кызларга дәлилләр табып 8 олимпиада мәсьәләсен чишәргә, информатикадан программалаштыру буенча җаваплары автомат рәвештә тикшерелә торган 6 биремне үтәргә туры килгән.

15 яшьлек Мөхәммәднәби Ашуров олимпиадада Казан данын лаеклы яклаган. Ул математика буенча мәсьәләләрне бик оста чишкән һәм информатика буенча призлы урын яулаган.

«Мөхәммәднәбинең югары нәтиҗәгә ирешүе – ул зур хезмәт, тырышлык, максатка ирешүгә омтылыш үрнәге, шулай ук укытучылар һәм остазлар ярдәме», – дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе.

Яшьләрнең үз-үзләрен камилләштерү өчен мондый мөмкинлекләр тудыру чарасы илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты максатларына туры килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар