Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-Казан авиация институты карамагындагы лицей-интернат укучылары эксперименталь физика буенча Мәскәүдә узган XIV Халыкара олимпиадада (IEPhO-2026) өч медальгә лаек булган. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Таһир Каюмов – көмеш медаль, Егор Степанов һәм Камилла Исмәгыйлова бронза медаль ияләре буларак танылды, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.Олимпиадада Россиянең 16 төбәгеннән 482 укучы катнашкан. Ярышлар биш сәгатьлек өч эксперименталь турдан торган.
Укучыларга физик күренешләрне өйрәнү өчен кирәкле җайланмаларны җыярга, физик зурлыкларның микъдари кыйммәтен табарга һәм теоретик белемнәрен практикада кулланып, алынган мәгълүматларны эшкәртергә туры килгән.
Казан укучылары үз лицейларында физика фәнен тирәнтен өйрәнә, эксперименталь күнегүләр үткәрә, белемнәрен камилләштерә һәм университет галимнәре белән бергә проектлар эшли.
Исегезгә төшерәбез, Казанның 131 нче лицее укучысы Ибраһим Шәйхетдинов Россия җыелма командасы составында Абу Рәйхан Бируни исемендәге химия буенча халыкара олимпиадада (ARBIChO-2026) катнаша.