Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан тирәли сәяхәт: Иннополис, Яшел Үзән һәм башка шәһәрләрдә ял итү урыннары исемлеге

Көндәлек гадәти тормышны сәяхәт белән кызыклырак итәргә, тулыландырып җибәрергә була. Татарстанда сәяхәткә чыгардай биш кызыклы урын тәкъдим итәбез. Бу урыннарга җәмәгать транспорты белән барып җитеп була.

news_top_970_100
Казан тирәли сәяхәт: Иннополис, Яшел Үзән һәм башка шәһәрләрдә ял итү урыннары исемлеге

Яшел Үзән

Казан ягыннан шәһәргә керү юлында ук диярлек зур гына «Каенлык» паркы урнашкан. Биредә җәй көне Сабантуй үткәрелә. «Казанские ведомости» язуынча, бу урынны еш кына шашлык пешерү, пикник оештыру өчен җайлы урын буларак киңәш итәләр.

Райондагы тагын бер урын – Идел ярында реконструкцияләнгән шәһәр пляжы. Анда шезлонглар, киенү-чишенү бүлмәләре, душ һәм балалар мәйданчыгы бар. Чиста комлы яр буеннан Романов күперенә гаҗәеп күренеш ачыла.

Кечкенә генә яшел шәһәрчекнең истәлекле урыннарының берсе – Җиңү Паркы. Анда Т-80Б танкы, МиГ истребительләре һәм башка хәрби техниканы үз күзләрең белән күрергә була.

Фото: © archi.ru

Ничек барып җитәргә: "Төньяк вокзал"дан расписание буенча 104 нче автобуслар йөри. Бер якка бару бәясе – 100 сум, студентлар һәм пенсионерлар өчен ташламалар бар. Җәмәгать транспортында бер сәгать барырга туры итәчәк.

Иннополис

Россиянең иң яшь шәһәре генә түгел, ә шәһәр халкының уртача яше буенча иң яшь кала. Иннополис – заманча архитектура мисалы. Монда пилотсыз таксида йөрергә була, ризык ташый торган роботларның эшен күзәтергә мөмкин.

Биредә һәрвакыт җилле, шуңа күрә үзегез белән җылы кием алырга онытмагыз. Шәһәр буйлап экскурсияләр оештырыла, аларга алдан язылу сорала. Сүз уңаеннан, 9 июньдә Иннополис үзенең җиденче туган көнен билгеләп үтәчәк. Иң яшь шәһәрнең туган көнендә рус эстрадасы артистлары – Баста һәм ZOLOTO төркеме чыгыш ясаячак.

Ничек барып җитәргә: автобуслар Иннополиска кадәр «Көнчыгыш» автовокзалыннан һәм «Сәламәтлек» комбинаты тукталышыннан йөри. Бер якка юл бәясе – 110 сум. 1 сәгатьтә барып җитәргә була.

Лаеш

Диңгез ярындагы шикелле су кырына барып ял итәсегез килсә, «Кама диңгезенә» барып була. Яңартылган пляж үзе үк матур яр буе да, анда елның җылы вакытында гаилә һәм дуслар белән вакытны күңелле итеп үткәрергә мөмкин. «Кама диңгезе» дигән зур язу фонында яки маяк рәвешендәге күзәтү мәйданчыгы янында истәлеккә фотога төшәргә була.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы экраннарга чыкканнан соң, Лаешка Гүзәл Яхинаның романы фанатлары килә башлады. Сериалны төшерү өчен «Семрук» бистәсе махсус төзелде. Ул Кама буенда урнашкан һәм СССР рухын хәтерләткән берничә агач йорттан тора. Еш кына туристлар кызыл йолдызлы элмә такталар фонында фотога төшәргә ярата.

Ничек барып җитәргә: «Башкала» һәм «Көньяк» автовокзалыннан расписание буенча 501 нче автобус йөри. Юл бәясе бер якка якынча 160 сум. Җәмәгать транспортында юл вакыты 1,5 сәгать тирәсе.

Кама Тамагы

Актив ял итәргә яратучылар өчен менә дигән урын. Биредә Лобач тавына менеп, текә яр кырыенда басып торганда гаҗәеп табигать манзарасы ачыла. Моннан Юрьев мәгарәсенә төшәргә мөмкин. Бу мәгарә – Татарстанда туристлар өчен ачык булган бердәнбер тау куышлыгы. Идел һәм Кама кушылган урында палаткалар урнаштырып, биредә үк төн чыгарга була. Бу урын балык тоту өчен дә уңайлы. Шушында ук балык тотуны оештыручы компанияләр һәм көймәләр, кирәк-яракларны прокатка алу пунктлары бар.

Ничек барып җитәргә: «Төньяк вокзал» дан расписаниене буенча 529 нчы автобус йөри. Бер якка билет бәясе –  340 сум. Юл вакыты 2 сәгатьтән бераз гына артып китә.

Арча районы

Арча районы татар шигърияте ватаны буларак дан тота. Шуңа күрә, һичшиксез, Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музеен күреп кайтырга кирәк. Ул Арчадан 20 км ераклыктагы Яңа Кырлай авылында урнашкан. Аның янында күл бар, анда прокатка көймә алырга була.

Шул ук авылда «Могҗизалар урманы» интерактив паркы эшли. Анда татар Кыш бабае резиденциясе, Убырлы Карчык һәм башка әкияти объектлар бар. Парк буйлап экскурсияләр һәм квестлар оештырыла.

Ничек барып җитәргә: «Казан-1» тимер юл вокзалыннан Арчага кадәр электричкада барырга була. Бер якка билет 124 сум тора, юл вакыты 1 сәгать 40 минут тирәсе.

Динара Прокопьева

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100