Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан тимер юл техникумы директорын җәзалап үтергән полиция хезмәткәрләрен ирекләреннән мәхрүм иттеләр

«Юдино” полиция бүлеге хезмәткәрләре техникум директорын чамадан тыш җәзалауда катнаша.

news_top_970_100
Казан тимер юл техникумы директорын җәзалап үтергән полиция хезмәткәрләрен ирекләреннән мәхрүм иттеләр

Казанның Киров районы суды «Юдино» полиция бүлегенең элеккеге хезмәткәрләренә карата суд карары чыгарды. Алар РФ Җинаять Кодексының 286 маддәсен (“а”, “б”) - көчләү һәм махсус чаралар ярдәмендә хезмәт вәкаләтләрен арттыруда гаепләнәләр.

Хокук сакчылары карьерасына кара тап төшерерлек вакыйга ерак 2012 елның 1 февралендә 4нче номерлы “Юдино” дежур частендә була. Вак хулиганлык кылган өчен, патруль-сак хезмәте Казан тимер юл техникумы директорын китерә.

Алга таба гаепләнәчәк бер хезмәткәр, директорны административ тәртип бозучыларны тоткарлый торган камерага ябып куя. Директор монда посып кына утырмый, тавышлана, ишекне кыйный, полиция хезмәткәрләренең үзен тоткарлау гамәлләренә дә тел-теш тидерә.

Тоткарланучының бу кыланышларына дежур смена түзми, үзләренең вәкаләтләрен арттырып, директорга карата көч куллана башлыйлар. Аның аскы һәм өске очлыкларын ныгытып, кулларын артка каерып, “наручник”ка куялар, аякларын каеш белән бәйләп, карлыгач халәтендә бәйлиләр.

Ирекле кәнәфигә ияләшкән директор бу халәттә озак тора алмый, җан бирә. Әмма ирнең үлемендә беренче сәбәп булып хокук сакчыларының саксыз гамәлләре каралмый.

Шулай булса да, суд, ирнең үлемендә катнашучыларны, 3 ел сынау шарты белән, 3,5-4 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итте. Шулай ук алар хокук саклау органындагы хезмәт дәрәҗәсеннән дә 3 елга колак какты.

Суд карары әле закон көченә кермәгән.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100