Казан техник югары уку йортларының бюджет урыннарына студентлар җыелып бетмәгән
Казанның берьюлы 2 техник югары уку йорты – КНИТУ-КАИ (Казан милли тикшеренү технология университетының Авиация институты) һәм КНИТУ-КХТИ (Казан милли тикшеренү технология университетының Химия-технология институты) кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре буенча бюджет урыннарына абитуриентлар җыеп бетерә алмау сәбәпле, өстәмә җыю игълан итте.
КФУ исә 3 фәннән 100әр балл җыючыларны үзенә җәлеп итә алмады, гәрчә өметләнгән иде. Аның каравы, 2 фәннән 100әр балл җыйган 5 абитуриентны кабул итте, шуларның өчесе – Татарстаннан. Югары уку йортларына абитуриентлар кабул итүнең төп чоры ничек узу хакында «Республика Татарстан» газетасы яза.
«Лингвистика» юнәлешендә ажиотаж
2024 елгы кабул итү кампаниясе тәмам, дип санарга була. Югары уку йортлары, льготалы урыннарга кабул итү турында боерыклар артыннан, гомуми конкурс кысаларында бюджет урыннарына кабул итү турында документлар чыгарды.
Казан федераль университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик сөйләгәнчә, югары уку йортында барлык бюджет урыннары да тулган – льготалы урыннарга алынган 500дән артык кеше һәм конкурс буенча узган 4,4 меңгә якын абитуриент кабул ителгән.
Иң зур конкурс «Лингвистика», «Тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме», «Чит телләр һәм мәдәниятләрне укыту теориясе һәм методикасы» юнәлешләрендә булган – 1 урынга 118 кеше (бу юнәлешләрдә бюджет урыннары аз булуын исәпкә алырга кирәк).
Шулай ук, традиция буенча, «Мәгълүмати куркынычсызлык» һәм «Мәгълүмати система һәм технологияләр» юнәлешләрендә дә конкурс шактый зур – 1 урынга 86 һәм 73 кеше. Инженер һәм юрист белгечлеген бушлай үзләштерергә теләүчеләр исә бер урынга 25 һәм 26 кеше булган.
– Безгә 58 олимпиадачы (аларның 39-ы – Татарстаннан), бердәм дәүләт имтиханында 1 фәннән 100 балл җыйган 143 кеше (82-се – Татарстаннан) һәм 2 фәннән 100 балл җыйган 5 кеше (3се – безнең республикадан) килде, – дип сөйли Бибик.
Быел КФУга берләшкән дәүләтләр берлеге илләреннән, шулай ук Колумбия, Иран, Болгария, Кытай, Мали, Эквадор, Грузия, Вьетнам һәм Филиппиннан чит ил студентлары килә.
Абитуриентлар җитми
Туполев исемендәге КНИТУ-КАИда (биредә быел бюджет урыннары узган елга караганда 150гә күбрәк) абитуриентлар җыелып бетмәгән – кабул итүнең төп дулкыныннан соң 52 урын вакантлы булып калган. Сәбәбе гади: мәктәп тәмамлаучылар, начар нәтиҗәдән куркып, физика, химия һәм профильле математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшырмый диярлек (ә бу фәннәрдән БДИ тапшыру – техник югары уку йортларына керү өчен шарт). Мәктәпләрдә бу фәннәрне үзләштерү аксый, күрәсең.
– «Радиоэлектрон системалар һәм комплекслар», «Радиотехника», «Техносфера куркынычсызлыгы» юнәлешләрендә урыннар калды. Әмма аларның ябылачагына шик юк: өстәмә җыю турында 10 августта игълан иттек, 52 урынга 57 гариза кабул иттек, ягъни икенче дулкында конкурс күзәтәбез, - дип билгеләде КНИТУ-КАИның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Роман Моисеев.
КАИ абитуриентлары арасында иң популяр юнәлешләр булып, гадәттәгечә, IT-технологияләр, самолет һәм вертолет төзелеше, авиатөзелеш кала. Биредә 1 урынга 5 кешегә кадәр конкурс булган.
– Быел бездә чит ил студентлары азрак була – 500-600 кеше. Чөнки быел аларны кабул итү тәртибе бераз кырысрак булды, без, әңгәмә оештырып, аларның рус телен белүен тикшердек. Берләшкән дәүләтләр берлеге илләреннән килүчеләрдән тыш, Кытайдан «икеләтә диплом» программасы буенча студентлар булачак. Алар узган ел да, быел да «Очучы аппаратлар двигательләре» белгечлегенә керде. Шулай ук Африка, гарәп илләреннән студентлар бар, – дип сөйләде проректор.
Кыскарту булышмады
КНИТУ-КХТИда да шул ук күренеш – биредә абитуриентлар җитмәү белән беренче тапкыр узган ел ук очраштылар. Ректор Юрий Казаковның, гамәлгә куючы белән килештереп, быел бюджет нигезендә кабул итү планын бераз кыскарту идеясенә карамастан, 89 урын буш калган.
– Нигездә, бу – зур кабул итү планы карала торган инженер юнәлешләр: «Энергия белән туендырылган материаллар һәм эшләнмәләрнең химик технологиясе», «Химик технология», «Урман әзерләү һәм агач эшкәртү җитештерүләре технологиясе». Барлыгы 8 юнәлеш, – диде КНИТУ-КХТИ кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Ирек Шәрәпов. – Бу урыннарга популяр юнәлешләргә баллар буенча узмаган абитуриентлар чакырылды. Югары уку йорты җитәкчелеге, август азагына кадәр бюджет урыннарына абитуриентлар 100 процент җыелып бетәчәк, дип ышана.
Технология университетына керүчеләр арасында мәгълүмати технологияләр, нефть химиясе, нефть-газ эше, җиңел сәнәгать, мода һәм дизайн белән бәйле юнәлешләргә ихтыяҗ зур булган. Гуманитар юнәлешләр арасында иң популяры – социология. Югары уку йортына 1 фәннән 100 балл җыйган 3 укучы һәм 1 бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе кабул ителгән.
КХТИда чит илдән килгән беренче курс студентлары быел, КАИдагы кебек үк, азрак була. Рус теле һәм төп мәктәп фәннәрен яхшы белүче абитуриентларга өстенлек биреп, әлегә 100гә якын чит ил кешесе кабул ителгән.
Урыннар күбрәк, балл югарырак
Казан энергетика университеты исә (биредә быел бюджет урыннарының рекордлы саны – 2 меңнән артык, бу – узган ел белән чагыштырганда 500 урынга диярлек күбрәк) кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре белән канәгать.
– Бюджет урыннарының шундый запасы булуга карамастан, Казан энергетика университетында уртача балл кимемәде, ә киресенчә 72гә кадәр артты (уртача балл 3 фәннән БДИ нәтиҗәләрен өчкә бүлеп исәпләнә – ред.), – дип ассызыклады Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов. – Мондый динамика барлык юнәлешләрдә күзәтелә. Профильле белгечлекләрне карасак, иң зур конкурс «Энергия машина төзелеше»ндә булды – 1 урынга 43 гариза. «Техник системаларда идарә итү» юнәлешендә 1 урынга 35, «Технологик процесслар һәм җитештерүләрне автоматлаштыру»да – 26, «Гамәли информатика»да – 25, «Информатика һәм исәпләү техникасы»нда – 22 гариза кабул ителде. Шулай ук «Приборлар төзү», «Мехатроника һәм робот техникасы», «Атом станцияләре» юнәлешләре популяр. Бу – Казан дәүләт энергетика университеты дипломына һәм ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре арасында безнең чыгарылыш укучыларына ихтыяҗ арту турында сөйли.
Югары уку йортына шулай ук 3 олимпиадачы һәм 100 балл җыйган 3 укучы керде, дип өстәде ректор. Беренче уку елы дәвамында аларга арттырылган стипендия түләнәчәк, ә алга таба – укуда уңышларына карап. Максатчан уку нигезендә 115 кеше кабул ителгән, аларны «Челтәрле компания», «Урал Россетьләре» компанияләре һәм «Росэнергоатом» концернында көтәләр.
Бәхет акчада түгел
Казан архитектура-төзелеш университетында шулай ук бюджетка кабул итү белән проблемалар юк – барлык урыннар да тулган. Биредә иң зур конкурс «Уникаль биналар һәм корылмалар төзү» белгечлегендә булган. Шулай ук «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше», «Архитектура» һәм «Мәгълүмати технологияләр» юнәлешләре популяр.
– Без берәүне дә акча белән җәлеп итмибез, югары балл җыйган укучыларга арттырылган стипендияләр түләмибез. Стипендияләр ярты ел йә бер ел дәвамында түләнә, ә аннары студент ничек яшәячәк? Аннары, 99 һәм 98 балл күрсәткечләре 100 баллдан нәрсәсе белән ким? – дип, абитуриентларны акча белән кызыксындыруга каршы дәлилләр китерде югары уку йортының мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Илфак Вилданов. – Безнең үз юлыбыз – фәнни-мәгариф үзәкләре эшли, без балаларга белем алу өчен шартлар тудырабыз. Һәм, күргәнегезчә, бу юл дөрес.