Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Казан» татарча кайныймы: Яңа ел кичәсендә татарча җыр сораган егет хаклымы?

Социаль челтәрләрдә концертта татарча музыка куюларын сорап тавыш чыгарган егет видеосы таралды. Казан мэриясе матбугат хезмәте «Казан» гаилә үзәге янында чыккан низагка ачыклык кертте.

news_top_970_100
«Казан» татарча кайныймы: Яңа ел кичәсендә татарча җыр сораган егет хаклымы?
Рамил Гали

«В Казани поймут» паблигында «Казан» гаилә үзәге янында чыккан низаг видеосы чыкты. Соңыннан бу видео мессенджерларга, башка социаль челтәрләргә таралды.

Видео «Казан» гаилә үзәге янында барган концерт вакытында төшерелгән. Колонкалардан чит ил музыкасы яңгырый. Берничә егет татарча музыка кирәклеге турында сөйләшә, алар үтенечләрен койманың икенче ягында торган тәртип саклаучыларга җиткерә. Диджейдан бер сәгать элек үк татарча музыка сораганнарын әйтәләр. Ләкин тәртип сакчысы аларга җавап бирми.

Татар музыкасы ишетергә теләгән үҗәт егет: «Бер сәгать элек сораган идек бит инде», — ди. Үзе диджей янына барырга теләп, койма аркылы сикереп керә һәм сәхнәгә таба юнәлә. Аны тәртип сакчылары туктата, низаг, этеш-төртеш башлана. Татар музыкасы теләүчене өч тәртип сакчысы сәхнәдән читкә өстериләр.

Видео ахырында бу ир кеше «Мин диджей янына барырга теләгән идем», дип аңлата. Полиция хезмәткәре булса кирәк, «анда якын килергә ярамый, бу ябык территория», дип җавап бирә.

«Мин бит кешечә сорарга теләдем. Мин татарча музыканы хөрмәт итәм. Бөтен Россия буйлап инглизчә музыка гына уйнарга тиеш түгел бит? Татарча музыка тыңлыйсы килгән иде», — дип аңлата видео авторы полиция вәкилләренә.

Укучылар фикере: егет хаклы/сыз

Видео астына коммент язучылар төрле фикер калдырган.

Фәнур Китиков: «Дөресен генә әйткәндә, анда уйнаган музыка бик үк килешле түгел. Клуб өчен бәлки туры киләдер, ләкин бу бит клуб түгел, гаиләләре белән кешеләр килә торган чара, төрле яшьтәге кешеләрне дә исәпкә алырга кирәк. Музыка куясың икән, ул атмосфера ягыннан күпләрне кузгатырлык булсын. Ә диджей клубта уйный һәм әлбәттә бу чарага да клуб репертуарын күчерә, ул анда транс музыка да кабызыр иде», — дип язган.

Кайбер кулланучылар бу егетне «колхозыңа кайтып, татарча тыңла» дип, кимсетеп язган. Кайбер кулланучылар татар теленең кирәксез булуын язарга ашыккан. Аларның күбесе сүгенеп яза. Рөстәм Хәсәнов исемле егетнең комментлары чагыштырмача әдәплеләрнең берсе: «Бу халыкара бәйрәм. Милли түгел, өйдә һәм Сабантуйда татар җырларын тыңла. Сине кертмәүләре дөрес».

«Бу ирнең кыланмышы матур түгел, ләкин килешәм, татарча бик аз, бигрәк тә мондый чараларда. Салымнарны барыбыз да түлибез, ә бәйрәм бөтен кеше өчен дә түгел булып чыга. Өстәрәк язганнар — мәдәниятсез кешеләр, бер „туры килешле очрак“ аркасында татар халкына пычрак яудыралар. (Ә малайга әйтәсем килә: хурланып йөрмә)», — дип яза Ренат Вәгыйзов исемле кеше.

Татар музыкасын яклаучылар диджейларга музыканы халык көйләре белән аралаштырырга тәкъдим иткән. «Ә мин рус кешесе, ләкин татар музыкасына бик теләп биим — шундый күңелне кузгатучан! Татар җырлары да ошый — күңелле, һәрвакыт биисе килеп тора. Минем кебекләр аз түгел дип ышанам. Шулай булгач, диджейлар, кичәләрегезне халык музыкасы белән бизәргә тартынмагыз», — дип белдергән Наталья Иванидзе.

«Эш аның татар җырын теләвендә түгел. Хәтта Ваня диджейга Кадышева җырын кую үтенече белән менсә дә, асылы үзгәрми. Ә аның асылы шунда, ул бөтенләй катнашы булмаган чарага кысылган. Ул аны оештырмаган, акча бирмәгән, ул бары тик кунакка килгән һәм үз уставы белән чит монастырьга кергән. Бу үзеңне әдәпсез тоту дип атала. Татар җырлары телисеңме? Сүз юк, үз чараңны оештыр һәм үз музыкаңны куй», — дип яза Дамир Мусин.

Оештыручылар: егет хаксыз!

Социаль челтәргә 400гә якын шундый типтагы фикерләр җыйган видеога аңлатма бирүләрен сорап, Казан шәһәре Башкарма комитеты матбугат хезмәтенә шалтыраттык. Ләкин алар безнең сорауларга җавап бирергә теләмәде, сорауларыгызны Казан шәһәре Парклары һәм скверлары дирекциясенә бирегез диделәр.

Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте белән элемтәгә кергәч, бу видеога гомуми комментарийны Казан Башкарма комитеты гына бирә ала диделәр. Шулай да, «Казан» гаилә үзәге янындагы чарада яңгыраган җырлар исемлеген диджей үзе төзегән икәнлеген әйттеләр. Диджейның исемен белүче табылмады.

Берничә тапкыр Казан шәһәре башкарма комитеты матбугат хезмәтенә шалтыраткач кына, аңлатма алдык:

«Сак хезмәткәрләре куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, төгәл закон буенча эш итте. Койма аркылы үтеп кергән ир кешенең бу адымы дөрес түгел.

Бу ирнең репертуарга карата ризасызлыгына килгәндә, сакчы аңа берничә тапкыр кисәтү ясаган. Шулай ук безнең мәгълүматлар буенча, тиздән башка башкаручы җыры булачагын да әйткән. Бу кичәнең репертуарында татар, рус, һәм башка чит телләрдә башкарылган музыка булган».

Марсель Мәхмүтов: «Без бит Татарстанда яшибез!»

«Яңа ел чыршысы янында, «Казан» гаилә үзәге янында татарча җырларны куярга куштым. Ә диджей инглиз җырларын гына куя. Без бит Татарстанда яшибез. Нәрсә инде бу!

Койма аркылы керергә туры килде, чөнки сакчы диджейга минем үтенечне җиткермәде. Нәтиҗәдә мине егып салдылар», — ди егет.

Без бу егет белән элемтәгә чыктык. Марсель Мәхмүтов Казаннан, татарча аңлавын, әмма начар сөйләшүен әйтте. Без аннан бу вакыйганың нәрсә белән тәмамлануын сорадык.

«Администратор минем яннан китеп барды, шуның белән бетте дә», — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100