Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан танк училищесында укыган Башкортстан егете Рәсүл Кашапов - Россия Герое

Сайтыбыз битләрендә Украинада махсус операциядәге ике татар егете турында язма чыккан иде инде. Бүген сүзебез Россия Герое исеме бирелгән тагын бер башкортстанлы – Аскын районы Көбияз авылы егете Рәсүл Кашапов турында. «Интертат» хәбәрчесе егетнең әти-әнисе, укытучылары, күршеләре белән сөйләште.

news_top_970_100
Казан танк училищесында укыган Башкортстан егете Рәсүл Кашапов - Россия Герое
vk.com

Башкортстан Республикасы Аскын районы Көбияз авылы егете өлкән лейтенант Рәсүл Кашапов Украинада барган махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен Россия Герое исеменә лаек булган. Бу хакта Башкортстан башлыгы администрациясе хәбәр итте, дип язды «Республика Башкортстан» порталы.

Рәсүл Кашапов 2020 елда Казандагы танк училищесын тәмамлый. 2022 елның февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша. Ул – танк взводы командиры.

Россия Оборона министрлыгында егет күрсәткән батырлык турында сөйләгәннәр. Өлкән лейтенант Рәсүл Кашапов җитәкчелегендәге танк взводы Украинадагы торак пунктларның берсен саклау эшен башкарган. Украина хәрбиләре һөҗүм иткәч, Кашапов взводы ут ачкан, һәм аларны чигенергә мәҗбүр иткән.

«Танк взводы командирының кыю һәм фидакарь гамәлләре, шулай ук аның кул астында эшләүчеләрнең профессиональлеге һәм осталыгы дошманны якын җибәрмичә, аларны чигенергә һәм торак пунктны саклап калырга ярдәм итте», – диелә әлеге хәбәрдә.

Район администрациясе башлыгы Динис Йосыпов өлкән лейтенант, танк взводы командиры Рәсүл Кашапов гаиләсе янына килгән. Бу хакта Аскын районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

Фото: © https://askino.bashkortostan.ru

Район администрациясе башлыгы Рәсүлнең әтисе Әнәс Рәзгатович һәм әнисе Зимфира Фларитовнага улларын лаеклы тәрбияләгәне өчен рәхмәтен белдерде. Динис Радисович билгеләп үткәнчә, Рәсүл үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора. Егеткә һәм аның туганнарына сәламәтлек һәм Рәсүлнең тизрәк гаиләсе, әти-әнисе янына исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.

 

Фото: © https://askino.bashkortostan.ru

«Рәхмәт сүзләрен Уфа кунаклары, Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләре: башкорт халкы тарихы мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Нурислан Калмантаев, «Акбузат» балалар журналының башкарма комитеты әгъзасы Лариса Абдуллина, аппарат хезмәткәре Винарис Абдуллин җиткерде», – диелә әлеге хәбәрдә.

 

Фото: © https://askino.bashkortostan.ru

«Авыл баласы беркайда да сынатмый»

Иң беренчеләрдән булып Рәсүлнең күршесе – Гөлүзә апа белән сөйләштем.

Рәсүл гаиләдә икенче бала булып дөньяга килде. Мәктәбебезнең гөрләп торган чагында анда түгәрәкләр күп иде. Ул бала бию түгәрәгенә дә, спорт секциясенә дә йөрде. Бик акыллы егет булып үсте. Гаиләләре дә тәртипле, яхшы кешеләр. Эшләп үскән авыл баласы беркайда да югалмый, сынатмый да, – диде Гөлүзә апа.

Земфира һәм Әнәс Кашаповлар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Рәсүл – кече уллары. Игътибарга өйрәнмәгән, тыйнак авыл кешеләре үз балаларын да мактап сөйли алмый шул. Улы турында сораша башлагач, Земфира апа да каушап калды.

Кечкенә чагында ук ул бик актив рәвештә спорт белән шөгыльләнде, мәдрәсәгә йөрде. Тормыш юлын хәрби хезмәт белән бәйләү теләге дә балачагыннан ук килә. Без аңа бервакытта да каршы килмәдек. Мәктәпне тәмамлагач, беренче елны ук Казанга укырга керә алмады. «Барыбер барам, укыйм», – дип, үз тырышлыгы белән икенче елны укырга кереп, танк училищесын тәмамлады, – ди әни кеше.

Рәсүл ноябрь аенда 25 яшен тутырган. Ул укуын 2020 елда тәмамлый. Аннары аны Кытай чигенә җибәрәләр. Егет аннан туган якларына сирәк кенә булса да ялга кайтып йөри. Рәсүл өйләнгән. Хатыны Алинә белән яшь ярымлык уллары бар. Алар хәзер Уфада яшиләр.

Бу арада улым элемтәгә бик еш чыга алмый. Сөйләшкәндә дә «барысы да әйбәт кенә» ди ул миңа, бервакытта да зарланмый. Украинадан соңгы тапкыр ялга май аенда кайткан иде. Улыбызга Россия Герое исеме бирелү турында да газета укып, телевизор карап белдек. Аннары район һәм авыл башлыгы килеп котладылар, – диде Земфира ханым.

Рәсүлнең хатыны Алинә белән элемәтәгә кереп булмады, аның җирле газеталар өчен дә комментарий бирмәвен әйттеләр.

«Авылыбыз белән куанабыз, горурланабыз»

Рәсүлне беренче хәрефләрне танырга, язарга өйрәткән башлангыч сыйныфлар укытучысы Альмира Нурисламова белән сөйләштек.

Ул – бик тере малай. Рәсүл ачык йөзле, күңелле бала булды, чибәр дә. Кайларга гына йөрмәде. Рәсүл биергә бик һәвәс: сәхнәдә очып кына йөри иде. Олы кешеләргә карата һәрвакытта да ихтирамлы ул.

Аңа шундый олы исем – Россия Герое исеме бирелүгә авылыбыз белән куанабыз. Көбиязда да шундый егет булуы – барыбызга да зур шатлык, горурлык. Ул шулай булыр тиеш иде дә, мин аңа аптырамадым да. Кечкенә чагыннан шундый җитез, акыллы иде бит ул. Кечкенәдән үк Рәсүлнең басып торышлары, сыны, йөрешләре дә хәрбиләргә тартым иде бит. Аның янында бик җиңел, рәхәт. Була бит шундый балалар – яраттыра беләләр, – ди укытучы.

Рәсүл беренче рәттә, уртада. Уңда Рәфига Хәсәнова, сулда Альмира Нурисламова.

Фото: © Рәфига Хәсәнованың шәхси архивыннан

Рәсүлне 5 сыйныфтан алып 11нчегә кадәр алып барган укытучысы Рәфига Хәсәнова белән дә сөйләштем.

Мин Рәсүлнең класс җитәкчесе булдым. Шулай ук ул класста миңа математика, информатика фәннәрен дә укытырга туры килде. Рәсүл бик тырыш, ярдәмчел бала булды, мөлаем йөзле, һәрчак елмаеп исәнләшә. 2015 елда 11 сыйныфны яхшы баллар белән бетереп, Башкорт дәүләт университетының Бөре шәһәрендәге филиалына укырга керде. Аның бәләкәйдән үк хәрби буласы килә иде. Бер елдан соң, Казан танк училищесына укырга китте. Мәктәптә укыганда спорт ярышларында, йөгерү, сикерү, чаңгы буенча район ярышларында гел беренчеләрдән булды. «Энҗе» бию ансамбле солисты иде.

Без бик дус идек, әле дә ялга кайтса, килеп, хәлне белеп китәргә тырыша.

Безнең авыл – дини авыл. Рәсүл балачактан ук әтисенә ияреп мәчеткә йөрде, намаз укыды. Аллаһның рәхмәте яусын инде ул балага. Без аның белән горурланабыз, – диде ул.

Рәсүл Кашаповның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100