Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб: «Хатын-кызны климакс, коллаген җитмәү, балаларның чыгып китүе картайта»

«Бу инде тормыш түгел, дидем», дип искә ала табиб үзенең климакс чорын. Казанда эшләүче табиб-терапевт Гөлнара Мәҗитова хатын-кызларга баллы ашамаска киңәш итә. Аның сүзләренчә, эчә торган коллаген да әле Россиягә килеп җитмәгән.

news_top_970_100
Табиб: «Хатын-кызны климакс, коллаген җитмәү, балаларның чыгып китүе картайта»

Табиб Гөлнара Мәҗитова хатын-кыз сәламәтлеге өчен беренче дошман дип дисплазия күренешен – тоташтыргыч тукымаларның көчсезләнүен саный. Һәр күзәнәктә тоташтыргыч тукыма бар, ди табиб, әгәр ул көчсез булса, бөтен организмда «тайпылышлар» башланачак. Хатын-кыз бу хакта белми икән, аңа төрле табибларга йөрергә һәм һәр чирне аерым-аерым дәваларга туры килә.

«Дисплазия – көчсез, зәгыйфь умыртка баганасы, арканың төз, туры булмавы. Алга таба бу үзгәрешләр аркасында хатын-кызның умыртка баганасында бүсерләр килеп чыгарырга мөмкин.

Тагын бер дисплазия – кан тамырларында коллаген аз булу. Шуңа күрә веналар басымга түзә алмый, алар киңәя һәм җәелә. Коллаген аз булу тән тиресенең картаюына китерә, болар да хатын-кыз өчен эстетик проблемалар чыгара. Оча сөяге тирәсендәге мускулларның, йөрәк клапаннарының зәгыйфьлеге һәм буыннарның көчсез булуы шулай ук коллаген җитмәү белән бәйле», – дип сөйли табиб «Казанские ведомости»га.

Дисплазия буенча аерым белгеч булмау аркасында хәл кискенләшә. Авыру ир-атларда да, хатын-кызларда да барлыкка килергә мөмкин, тик хатын-кызларда ешрак күзәтелә. Бу очракта яшь тә мөһим түгел. Проблема балачакта ук барлыкка килергә һәм тормыш дәвамында көчәя барырга мөмкин.

Климакс ул – бала таба алмау гына түгел

Табиб сүзләренчә, климакс вакытында гүзәл затларга хатын-кыз җенес гормоннары җитми башлый. Ә бу гормоннар һәр органның эшчәнлеге өчен кирәк. Ә алар юк икән, бу – шулай ук умыртка баганасы, буыннар, кан тамырлары белән проблемалар китереп чыгара ала. Климакс аркасында хатын-кыз бала таба алмый, дип кенә уйлау – ул бу зур процессның кечкенә генә бер өлеше.

«Әгәр хатын-кыз дисплазия белән авырса һәм шул ук вакытта менопауза да җитә икән, димәк, хатын-кызга икеләтә авырга туры киләчәк. Чыннан да, климакс башлану белән, хатын-кыз «мин беттем» дип уйлый, чөнки бер мизгелдә барысы да начарлана.

Климакс нәселгә дә бәйле булырга мөмкин. Тик бу очракта геннар үзе түгел, ә яшәү рәвеше күчәчәк. Безнең яшәү рәвеше аның кайчан башланачагына йогынты ясый, ягъни, климаксның иртәрәк яки соңрак башланачагы ничек яшәвебездән тора. Шулай ук яшәү рәвеше климаксның авыр яки җиңелчә узачагын билгели ала. Климакс, гадирәк итеп әйткәндә, ул да – бераз көчсезрәк коллаген. Ә коллаген бөтен җирдә, шуңа күрә, әгәр ул аз икән, димәк, бөтен организмыбызга да кыенга туры киләчәк. Барысы да сузыла-җәелә башлый – йөз, веналар», – дип билгеләп үтә табиб Мәҗитова.

Хатын-кызның яшьлеген ала торган өченче проблема буларак, инде үсеп буйга җиткән балаларны атады.

«Балаларның үсеп җитүе – яшәү мәгънәсен югалтуны аңлата. Хатын-кызлар балалары янында булганда, алар хакына сәламәт булырга тели. Балалар аякка басып, туган йортларыннан чыгып китүгә, хатын-кызга, сәламәт булу өчен, бу тормышта башка мәгънәләр эзләргә кирәк була. Менә шушы өч әйбер үзара бәйле», – дип сөйләде табиб.

Эчә торган коллаген әле Россиягә килеп җитмәгән

Кызларга киләчәктә үзләре белән ниләр буласы турында яшьтән үк уйланырга кирәк, ди Гөлнара Мәҗитова. Табибның беренче һәм төп киңәше — шикәр ашауны киметергә. Беренчедән, бу шунда ук көчле һәм сизелерлек нәтиҗә бирә: бит чистара. Кызларда яхшы иммунитет формалаштыра, ашкайнату системасы яхшыра, ә ул, үз чиратында, коллаген үзләштерүне җиңеләйтә.

«Әйе, без климаксны туктата һәм булдырмый кала алмыйбыз. Әмма без буыннарыбыз, умыртка баганасы һәм кан тамырларына климакс тәэсире азрак булсын өчен тырыша алабыз», – дип аңлата Гөлнара ханым.

Климакс һәм дисплазия проблемасы коллагенның җитәрлек булмавы аркасында чыга, ул аксым күләменә бәйле. Эчә торган коллаген әле Россиягә килеп җитмәгән, ди табиб. Сүз эчәргә яраклы БАДлар –  биологик актив өстәмәләр турында бара.

Әмма ризык җитәрлек һәм төрле булганда, өстәмә коллагенга ихтыяҗ кими.

«Коллаген алуда иң мөһиме – аксым җыю. Коллаген аминокислоталардан тора. Без аксымлы продукт ашасак, ул организмыбызда аминокислоталарга таркала һәм яңача коллагенга җыела. Шуңа күрә җитәрлек күләмдә аксымлы ризык ашасак һәм ашкайнату системасы яхшы булса, коллаген рәвешендәге бадларны эчмәскә дә мөмкин. Аксымны тулыландыру өчен, ашаган ризыкта углевод азрак булырга тиеш», – дип терапевт.

«Бу инде тормыш түгел, дидем»

Дисплазия һәм климакс вакытында табиб, иң беренче эш итеп, проблемага хатын-кыз үзе шәхсән алынырга тиеш, дигән фикердә.

Дисплазия һәм климакс булганда үз-үзеңне тоту стандартлары юк. Ике очракта да төгәл гамәлләр һәм дәвалау алымнары булдырылмаган. Хатын-кызга мәгълүматны үзенә табарга туры киләчәк. Икенчедән, бу хәлне үзгәртергә мөмкин булуын аңларга кирәк.

«Кешеләр, бернәрсә дә эшләп булмый, ди. Эшләргә була. Дөрес хәрәкәтләнү, дөрес туклану, дөрес уйлар булдыру кебек гади әйберләр, бик гади тоелса да, алар чыннан да булыша», – ди Мәҗитова.

Климакс – хатын-кыз гомерендәге һәм организмындагы иң катлаулы процессларның берсе. Психологик яктан гына түгел, физик яктан да авырга туры килә. Табиб үз тәҗрибәсе белән уртаклашты:

«Әйе, башта бу – психологик яктан кыен иде. Тик физик яктан тагын да уңайсызрак булды. Төнлә йоклап булмады. Минем өчен яхшы йокы – ул да сәламәтлек нигезе. Физик яктан бик авыр булганда, бу психологик ягы икенче планга күчте. Мин кайсыдыр вакытта үземә: «Бу инде тормыш түгел», – дидем. Шуңа күрә мин гормональ терапиягә күчтем, бездә аңа карата мөнәсәбәт бик үк уңай түгел. Климакс вакытында иң авыры – эшләп булмый. Син үзеңне бернигә хәле булмаган гәүдә итеп хис итәсең. Эшлисе килә, ә көч юк».

Климакс вакытында гормональ алмаштыру терапиясе – ул менопауза симптомнарын коррекцияләүнең һәм хатын-кыз гормональ фонының яшь үзгәрүенә бәйле авыруларны профилактикалауның медикаментоз алымы.

«Тестостерон – ул эшкә сәләтлелек, көч, драйв, мускуллар һәм либидо. Тестостерон – хатын-кызларның иң яхшы дусты. Әгәр дә физик яктан дефицит булмаса, үзеңә булышсаң, тормыш климакска «кадәр» һәм «аннан соң» булмаячак, дип уйлыйм. Тормыш, елга кебек, алга таба дәвам итәчәк. Чүп үләннәре, чүплекләр һәм авырулар үзләре үсә. Ә менә сәламәтлек, көч һәм бәхетне үзеңә булдырырга кирәк. Барысы да безнең кулларда», – дип сөйләде терапевт Гөлнара Мәҗитова.

Шахерезада Корбанова

Алена Низамова тәрҗемәсе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100