news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан табибы махсус хәрби операция зонасында һәлак булган

news_top

Махсус хәрби операция зонасында «Ахмат» махсус отряды хирургы, Казан табибы Александр Потанин һәлак. Аның позывное Кадуцей булган. Бу хакта «Ахмат» махсус отрядының медицина хезмәте Телеграм-каналында хәбәр иттеләр. Билгеләп үтелгәнчә, табиб 8 мартта һәлак булган.

Табиб һәлак булу турында журналист Анастасия Кашеварова да хәбәр итте. Ул үзенең Телеграм-каналында Александр Потанинның махсус операция зонасында яраланган ирен коткаруын язган.

«Грозный-информ» мәгълүматлары буенча, контракт төзегәннән соң Потанин башта ЧВК «Вагнер» сафларында хезмәт иткән. Соңрак ул эшләгән медицина төркеме «Ахмат» махсус отрядына кушылган. Алгы сызыкта Александр Потанин табиб буларак төп бурычын — кешеләрнең гомерен саклап калуны дәвам иткән.

Александр Потанин 1999 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Ул 30 еллап гомерен медицина өлкәсенә багышлаган: Казанда онколог һәм торакаль хирург булып эшләгән, шул исәптән Республика онкология диспансерында да. РКОДтан соң Потанин шәхси клиникада эшләгән, аннары махсус хәрби операциягә киткән, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар