news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан табиблары башына кадак кергән баланы коткарган

Хастаханәгә килгәндә баланың башыннан кадакның металл эшләпәсе тырпаеп тора.

news_top
Казан табиблары башына кадак кергән баланы коткарган

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары башына кадак кергән баланы коткарып калган. Бу турыда хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Хастаханәгә килгәндә баланың башында кадак була. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

Баланың әти-әнисе сүзләренчә, малай кибеттә металл рейкада утырып тора, аннары егылып төшә. Шул чакта аның башының артына кадак керә.

«Карап торырга да куркыныч. Аның башында кадакның металл эшләпәсе тырпаеп тора иде», диелә хастаханә хәбәрендә.

Берничә төрле юнәлештәге табиблар тырышлыгы белән, баланың башыннан кадакны алалар. Ул бик тирән кермәгән булган, шуңа күрә баланың сәламәтлегенә зур зыян килми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар