Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан сырхауханәләре ялларда ничек эшли?

10 гыйнварга кадәр Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләре махсус график буенча эшли. Бу хакта "АиФ Казань" газетасы шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиевкә сылтама белән хәбәр итте.

news_top_970_100
Казан сырхауханәләре ялларда ничек эшли?

Казан поликлиникалары бәйрәм көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кәдәр эшләячәк.

4, 5, 7, 8, 10 гыйнвар көннәрендә дежур терапевт бригадалары хезмәт күрсәтәчәк, бер сменага ике бригада каралган. 3 гыйнвардан сырхауханәләр көчәйтелгән эш режимына күчә, 6, 9 гыйнварда тар профильле белгечләр (рентген-кабинет, лаборатория) кабул итә.

Хастаханәләр, бала тудыру йортлары һәм ашыгыч ярдәм хезмәте гадәттәгечә тәүлек дәвамында хезмәт курсәтәчәкләр. Серов урамында урнашкан перинаталь үзәк  5 гыйнварда 8.00-19.00 сәгаткә кадәр, Сибгәт Хәким урамындагысы 6 гыйнварда 8.00-20.00 кадәр эшләячәкләр.

Вахит, Совет, Идел буе районнарында йөклелек буенча учетта торган хатын-кызлар медицина тикшеренүләрен Толстой урамында урнашкан медуниверситет клиникасында уза алалар.

Киров, Мәскәу, Авиотөзелеш, Яңа-Савин районнарында учетта торучыларны Чуйков 54 урамында урнашкан 7 нче номерлы бала табу йортында кабул итәчәкләр. 2 номерлы балалар поликлиникасы 4,6 гыйнвар 9.00 дан 17.00 сәгатькә, 8 гыйнвар 9.00 дан 15.00 кадәр эшли. 5 гыйнварда бу учрежденияләр көчәйтелгән режимда эшлиячәк.

Педиатр, хирург, ЛОРга кабул итүгә язылып була. " Ярдәм кирәк булса, балалар стационарларының кабул итү бүлекләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин",-ди Илнур Хәлфиев.

Заречье районында яшәүчеләр өчен 5,6 гыйнвар 9.00 дан 17.00 кадәр 1 нче номерлы балалар хастаханәсе (Декабристлар урамы, 125а) ачык була. Шулай ук, авыручыларны 12 нче һәм 7 номерлы хастаханәләр кабул итәчәк.

Вахитов, Идел буе, Совет районнарында яшәүче балалар өчен 5 гыйнвар "Азино" поликлиникасы травпункты эшли ( Бигичев  20 адресы буенча урнашкан). Калган көннәрдә Республика клиник хастаханәсе хезмәт курсәтәчәк.

Казанда ашыгыч ярдәм бригадасы 80 тапкырга артачак. Бәйрәм узачак урыннарда медпунктлар оештырылыр дип көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100