Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан шугалаклары: эшләү тәртибе һәм бәяләре

Матур кышкы көннәрдә гаилә белән тимераякта шуар өчен Казандагы шугалакларны барладык. Эшләү тәртипләрен, бәяләрен белештек.

news_top_970_100
Казан шугалаклары: эшләү тәртибе һәм бәяләре
Владимир Васильев

Казанның һәр районында шугалак бар. Быел пандемия булу сәбәпле, кайберләре эшләми. «Татнефть-арена»ның эшләмәвен телефоннан шалтыратып белдек. «Ак бүре», «Ватан» «Форвард», «Триумф» спорт комплекслары, Юдино аренасы шугалаклары да ябык булып чыкты. Быел бары ачык һавада булганнарында гына шуып булачак. «Тасма» стадионы ачык һавада булуга карамастан, әлегә эшләми. Администраторларның сүзләренә караганда, кайчан ачылачагы билгесез. Интернетта быелгы сезонда барлыгы 18 шугалак һәм 78 хоккей мәйданчыклары булачак дип язылган.

Шәһәр уртасындагы Ершов урамында урнашкан «Трудовые резервы» шугалагын күпләр ярата. Бозы чиста, янында чәй эчеп алу өчен кафесы да бар, утлар белән яктыртылган ул. Әлеге шугалак эш көннәрендә сәгать 17.30 — 22.00тә эшли, ял көннәрендә исә иртәрәк, көндезге икедән эшли башлый.

«Үзенең тимераяклары белән килгән кешеләр 60 сум түләп керә, 7 яшькәчә балалар өчен түләүсез. Тимераяк арендалау олылар өчен 150 сум, балаларга — 70 сум. Кечкенә балалар өчен тотынып шуарга махсус җайланма бар, анысы 100 сум. Бездә барлыгы 420 пар тимераяк исәпләнә, ләкин ул да аз әле. Кешеләр бик күп була, җитми. Бигрәк тә кичке якта», — дип белдерде администратор. Тагын шунысын онытмаска кирәк: монда машина кую да түләүле.

Оренбург тракты урамындагы «Центр хоккея на траве» шугалагы көн саен кичке сәгать унга кадәр эшли. Эш көннәрендә 16 сәгатьтән, ә ялларда көндезге 11дән башлап. Үзләренең тимераяклары булган кешеләр өчен бер сәгать шуу 50 сум, гардеробта киемнәрен куярга теләсәләр, тагын 20 сум түләргә кирәк булачак. 7 яшькә кадәрге балалар өчен керү бушлай. Вакытлыча шуарга тимераяк бәясе 140 сум. Бозга керү, гардероб та шул суммага кергән. Балалар өчен 70 сум. Администраторның сүзләренә караганда, эш көннәрендә кеше бик күп булмаса да, ялларда галәмәт җыела.

Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» спорт мәктәбе шугалагы эш көннәрендә эшләми. Ул вакытта биредә спорт мәктәбенең дәресләре үтә. Тимераякта шуарга теләүчеләр шимбә көнне 17.00-2100 сәгать аралыгында, ә якшәмбе 16.00-20.00 сәгатьтә килеп шуа алалар. Тимераяк арендалау тәртибе һәм бәяләре болайрак: 36нчы аяк үлчәменнән башлап — 100 сум, 36нчы үлчәмгә кадәр бер сәгате 50 сум. Үз тимераягын күтәреп килүчеләргә бераз кыйммәтрәк: олылар — 130 сум, 7-14 яшьтәгеләргә — 70 сум, 7 яшькәчә һәм күп балалы гаиләләргә керү түләүсез. Киенү-чишенү өчен урыннар бар, аяк киемнәрен дә гардеробта калдырырга була.

Кремль яр буендагы шугалак та үз эшен башлап җибәргән. Көн саен төнге сәгать 11гә кадәр эшли. Эш көннәрендә кичке 4тә ачыла, ә ялларда — көндезге 12дә. Ял һәм бәйрәм көннәрендә 16.00-18.00 сәгать арасында техник тәнәфес була. Бу вакытта шугалакта шуарга ярамый. 21.45 минуттан соң вакытлыча шуарга тимераяк алып булмый. Үзенең тимераягы белән килгән кешеләр шугалакка 50 сум түләп керә, тимераяк арендалауның бер сәгате — 200 сум.

Шәһәр үзәгендәге Черек күл паркындагы шугалакка үзенең тимераягында шуарга килгән кешеләр өчен керү бушлай. «Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр эш көннәрендә шугалак көндезге 12дән төнге 10га кадәр, шимбә, якшәмбе — иртәнге 10нан төнге 11гә кадәр эшләячәк. 2 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр көн саен 9.00-23.00 вакыт аралыгында ачык булачак. Техник тәнәфес вакыты көн саен 15.00-16.00 сәгатьтә. Тимераяк арендалап тору олыларга 150 сум, балаларга 100 сумга төшәчәк. Бездә барлыгы якынча 400 пар тимераяк бар, быел тагын алырга уйлап торабыз. Һәр сәгать ахырында вакытлыча шуарга тимераяк бирү пунктлары дезинфекцияләүгә ябылачак. Территориядә саклау камераларын арендага алып торырга мөмкин булачак.

Быел кышкы каникуллар вакытында балалар өчен фигуралы шуу мәктәбе дә эшләр дип көтелә. Теләүчеләр булса һәм һава шартлары мөмкинлек бирсә, бәлки, кыш ахырына кадәр дә озайтылыр. Шулай ук теләгән кешеләр керлинг белән дә шөгыльләнеп карый алачак. Болар барысы да бушлай», — дип сөйләде администратор.

Залесный бистәсендәге «Солнечный» ял итү базасында да ачык шугалак бар. «Бер сәгатькә тимераяк алып тору бәясе - 120 сум. Балалар өчен тимераякларыбыз юк, кызганыч. 35нче үлчәмдәге берничә тимераягыбыз гына бар. Үз тимераягың белән килгән очракта 100 сум. Күпме телисең, шулкадәр шуа аласың, вакыт ягы чикләнмәгән. Һәр көн иртәнге 9дан эшли башлыйбыз. Гыйнвар бәйрәмнәрендә озаграк эшләргә исәп бар, тик әлегә төгәл билгеләнмәгән, шуңа күрә шугалакның сәгать ничәгә кадәр эшләвен әйтә алмыйм. Хәзерге вакытта тагын бер шугалак ясыйбыз, якын арада әзер булыр дип уйлыйбыз», — диде администратор. Ял итү базасы территориясендәге шугалакның киенеп-чишенү урыны, ашханәсе һәм түләүсез, зур булмаган машина кую урыннары да бар икән.

«Дубравная» ял итү базасына шугалагында 50 сум түләп, үз тимераягың белән көне буе да шуарга була. Ул һәр көн иртәнге 9дан кичке 9га хәтле эшли. Бер сәгатькә тимераяк алып тору - 120 сум. Биредә балаларга бернинди ташламалар да каралмаган. Аяк киемнәрен калдыру өчен гардероблары һәм түләүсез машина кую урыны да бар.

Авиатөзелеш районында урнашкан «Мотор» спорт мәктәбе шугалагы көндезге сәгать 2дән кичке 9га кадәр эшли. Ял көннәрендә иртәнге 9дан кичке 9га кадәр. Үз тимераягың белән керү нибары 30 сум, 7 яшькәчә балаларга түләүсез. Олыларга да, балаларга да вакытлыча тимераяк алу өчен 100 сум түләргә кирәк булачак.

Шугалакка барганда яхшы кәеф һәм җылы бияләйләрегезне алып барырга онытмагыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100