Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан шәһәр филармониясе солистлары «Солдатлар» җырын башкара

Фәтхерахман Әхмәдиев көе, Роберт Әхмәтҗанов сүзләре.

news_top_970_100
Казан шәһәр филармониясе солистлары «Солдатлар» җырын башкара
Илнар Төхбәтов

«Солдатлар»

Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар


Балалар керделәр утларга,

Балалар сүз бирде тупларга.

Күпләре, төренеп шинельгә,

Калдылар еракта йокларга.


«Балалар, торыгыз, балалар,

Ашыгыз суына табында…»

Ничә ел тормыйлар балалар

Иделдә һәм Дунай ярында…


Уятма, йокласын, син, ана,

Айларны, елларны санап бар:

Күңелдә һаман яшь, гел бала —

Кайтмаган солдатлар, солдатлар


Ана ул йокламый, сабые

Юрганын ачса да уяна.

Аналар йөрәге шикелле

Мәйданда мәңгелек ут яна.


Аналар йөрәге шикелле

Ут яна, уйлана, талпына.

Аналар хәтере шикелле

Җил йөри курганнар артында


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100