news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Казан» салат-коктейле

«Татар халык ашлары» китабыннан «Казан» салаты рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
«Казан» салат-коктейле
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: пешкән ит – 120 г, маринадланган кыяр – 50 г, сыр – 80 г, йомырка – 2 данә, майонез, каймак, яшел тәмләткечләр, салат яфрагы, гранат орлыклары.

Эш барышы: Пешкән итне, маринадланган кыярны озынча итеп турыйбыз, сыр һәм пешкән йомырканы эре тишекле угычтан уабыз.

Барысын бергә кушып, өстенә майо­нез һәм каймактан (1:1 исәбеннән) эшләнгән соус салып болгатабыз. Салатны теләгән кеше яшел тәмләткечләр, салат яфрагы яки гранат орлыклары белән дә бизәргә мөмкин.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар