Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан Сабан туе программасы билгеле

news_top_970_100
Казан Сабан туе программасы билгеле
Владимир Васильев

19 июньдә Казанда Сабантуй өч мәйданчыкта узачак: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә каенлыкларда, Аккош күле буендагы урман паркында. Шәһәр халкы татар йорты корылмаларында була һәм халык уеннарында катнаша ала, ә концерт программасын Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар бизәячәк. Гадәттәгечә, бу көнне ипподромда бәйрәм уңаеннан уздырыла торган ат чабышлары булачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Бәйрәм алдыннан, 17 июнь көнне, шәһәрдә Сабантуйга традицион бүләкләр җыю булачак. Җигүле арбалар берничә ноктадан – Казан Кремленнән, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан, «Туган авылым» комплексыннан, Иске Татар бистәсеннән 11:00 сәгатьтә кузгалачак. Теләгән кешеләр аларга үзләренең бүләкләрен тапшыра алачак. Соңыннан барлык арбалар Г.Камал театры каршындагы мәйданга җыелачак, анда фольклор коллективлары катнашында концерт булачак.

Сабантуй 18 июньдә Казан ипподромында ат чабышлары белән дәвам итәчәк. Программада 14 чабыш һәм заезд, сәнгать осталары концерты, лотерея һәм салют каралган. Башлана 16:30да.

19 июньдә 9:30да төп бәйрәм өч мәйданчыкта – Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендә, Аккош күле урман-парк зонасында башланып китәчәк. Казанлылар аркан тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, баганага үрмәләү, мендәрләр белән сугышу, милли көрәш кебек уеннарда көч сынаша алачак.

Тынычлык бистәсендәге үзәк мәйданда республиканың бию һәм вокал коллективлары, татар эстрадасы йолдызлары – Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар театральләштерелгән прологта чыгыш ясаячак. Пролог программасы борынгы милли гореф-гадәт – «аулак өй» күренешен гәүдәләндерәчәк. Моннан тыш, бәйрәм кунакларына «Камаз-мастер» командасы тарихы – ралли узышлары җиңүчеләре турында сөйләячәкләр, барлык теләүчеләр дә аларның символикасы төшерелгән сувенир продукциясен сатып ала алачак.

Бер үк вакытта Сабантуй Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күле буендагы урман паркында да башланачак. Әлеге мәйданчыкларда шулай ук татар артистлары, биючеләре һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Халык күңел ачуларын милли костюмнар кигән һөнәрчеләр төрләндерәчәк. Милли көрәш буенча ярышларда республиканың иң яхшы батырлары катнашачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр, ә абсолют батырларга бәрән һәм квадроцикл вәгъдә итәләр.

Теләгән һәркем үзен милли конкурсларда һәм ярышларда сынап карый алачак, алар арасында – гер күтәрү, баганага менү, бүрәнә кисү, чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, катык салынган савыттан акча эзләү, аркан тарту һәм башкалар. Нәни килүчеләр өчен махсус балалар программалары әзерләнәчәк. Дәрвишләр бистәсендәге концерт программасының йолдызлары Ришат Төхвәтуллин һәм Эльмира Кәлимуллина булачак.

Барлык бәйрәм мәйданчыклары да якынча 16:00 сәгатькә кадәр, абсолют батырлар билгеле булганчы эшләячәк.

Мәйданчыкларда куркынычсызлыкны Эчке эшләр идарәсе һәм Росгвардия, янгынга каршы хезмәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр бүлекчәләре тәэмин итәчәк. Бәйрәм оештырылган барлык урыннарда ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак.  

Махсус автобуслар дүрт пункттан бәйрәм мәйданчыкларына кадәр йөртәчәк. Бәйрәм чараларында катнашу өчен казанлыларга һәм ТР башкаласы кунакларына җәмәгать транспорты хезмәтләреннән файдаланырга киңәш ителә. Сабантуй көнендә транспорт хезмәте махсус схема буенча оештырылачак.

Тынычлык бистәсенең каенлыгына дүрт тукталыш пунктыннан махсус автобус маршрутларында барып җитәргә мөмкин булачак: «Җиңү проспекты метро станциясе», «10 нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концертлар залы», «Глазунов урамы» (Теплоконтроль). Автобуслар 8:00 сәгатьтән бәйрәм чаралары тулысынча тәмамланганчы йөриячәк. Юл йөрү өчен түләү шәһәр эчендәге тариф буенча башкарылачак. Шулай ук 23 нче, 56 нчы номерлы рейс автобуслары да йөриячәк. Моннан тыш, Тынычлык бистәсендә Сабан туена «Казан-1» станциясеннән электр поездында да килергә мөмкин булачак.

Аккош күле янындагы мәйданчыкка 36, 46, 72 нче номерлы рейс автобуслары белән барып җитәргә мөмкин булачак. Алар көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкка «Казанкомпрессормаш» АҖ парковкасыннан (Халитов ур., 1) һәм Мега сәүдә үзәге парковкасы территориясеннән (Җиңү Пр., 141) йөри торган автобусларда барып җитәргә мөмкин булачак. Шулай ук 1, 25, 34, 60, 84, 91 нче номерлы рейс автобуслары да йөриячәк.

Сабантуй көннәрендә юл хәрәкәтен оештыру үзгәрәчәк. 18 июньнән һәм 19 июньнең 17:00 сәгатенә кадәр юл хәрәкәтен оештыру өлешчә үзгәрәчәк: «Лесной городок» торак комплексыннан алып Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буенча берьяклы хәрәкәт оештырылачак. «Лесной городок»та яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, Бертуган Батталовлар урамы буенча Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак. Шул ук чорда Дәрвишләр бистәсендә, Тынычлык урамыннан Солидарность урамына кадәр участокта берьяклы хәрәкәт оештырылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100