Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан Сабантуе-2023 программасы: эстрада йолдызлары концерты һәм баш батырга квадроцикл

Сабантуй бүләге җыю йоласы 21 һәм 23 июньдә, ат чабышлары – 23 июньдә, өч мәйданчыкта бәйрәм – 24 июньдә узачак.

news_top_970_100
Казан Сабантуе-2023 программасы: эстрада йолдызлары концерты һәм баш батырга квадроцикл

Казанда сабан бәйрәмен бу шимбәдә, 24 июнь көнне 3 мәйданчыкта бәйрәм итәчәкләр. Алдагы көндә, 23 июньдә, «Казан» ат спорты комплексында ат чабышы һәм токымлы атлар узышы үтәчәк.

Сабантуй программасында татар эстрадасы йолдызларының чыгышлары көтелә, Дәрвишләр бистәсендә узачак бәйрәмдә шулай ук популяр башкаручылар да катнашачак.

Сабантуй көнендә транспорт элемтәсе ничек оештырылачагы турында Казан Мәдәният идарәсендә хәбәр иткәннәр. Болар хакында «Казанские ведомости»да Дамирә Хәйруллина яза.

Гореф-гадәт кушканча, Казанда Сабантуйга бүләк җыю йоласы оештырылачак.

Фото: © «Казанские ведомости»

Казанда Сабантуй

Казанда Сабантуйны бу шимбәдә, 24 июнь көнне шәһәрнең 3 мәйданчыгында бәйрәм итәчәкләр: Мирный һәм Дәрвишләр бистәсендә, шулай ук, Аккош күленең урман-парк зонасында. 21 һәм 23 июньдә шәһәрдә Сабантуйга бүләк җыю йоласы үткәреләчәк. Җыючылар «кәрваны» Залесный һәм Дәрвишләр бистәсе урамнары һәм Казан үзәге буйлап узачак.

«Казан» халыкара ат спорты комплексында ярышлар 23 июньдә узачак. 14 чабыш һәм токымлы атлар узышы, шулай ук кыйммәтле призлар уйнату көтелә.

Бәйрәм барлык мәйданчыкларда 9:30 сәгатьтә башлана.

Фото: © «Казанские ведомости»

Сабан бәйрәме кунакларының күңелен бу юлы татар эстрадасы йолдызларыннан Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Асаф Вәлиев, Айгөл Хәйри, «Казан нуры» оркестры һәм башкалар күрәчәк.

Дәрвишләр бистәсендә (быел ул – бәйрәмнең төп мәйданчыгы) Филүс Каһиров, Артур Минһаҗев һәм Илүсә Хуҗина чыгыш ясаячак.

Сабантуй мәйданчыклары, абсолют батыр билгеләнгәнче, чама белән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Быел абсолют батыр өчен төп бүләк традицион бәрән һәм квадроцикл булачак.

Фото: © «Казанские ведомости»

Ничек барырга

Татарстан башкаласы кунакларын һәм казанлыларны Сабантуй вакытында җәмәгать транспортына өстенлек бирүне һәм махсус рейслардан файдалануны сорыйлар.

24 июньдә Казанда өстәмә автобуслар да бирәчәкләр. Алар иртәнге сәгать 8дән бәйрәм тәмамланганчы һәм барлык кунакларны алып киткәнче йөриячәк.

Мәсәлән, Мирный бистәсендәге Каенлыкка барырга теләүчеләр махсус автобус маршрутлары белән 4 тукталыш пунктыннан утырып китә алачак: «Җиңү Проспекты» метро станциясе, «10нчы микрорайон», «Филармониянең концертлар залы» һәм «Глазунов урамы».

Шулай ук, 23нче һәм 56нчы автобуслар йөриячәк. Моннан тыш, Мирныйдагы Сабантуйга «Казан-1» станциясеннән электропоезд белән килергә мөмкин булачак.

Аккош күлендәге мәйданга 36нчы, 46нчы, 72нче рейс автобуслары белән барырга мөмкин. Шулай ук, «Мегастрой» сәүдә үзәге парковкасыннан Горький шоссесы буенча өстәмә автобуслар йөриячәк.

Дәрвишләр бистәсенең Каенлыгына казанлылар Компрессор заводы парковкасыннан, «Мега» сәүдә үзәге парковкасы территориясеннән (ориентир өчен «ОБИ» кибете) кузагалачак автобуста, шулай ук, 1нче, 25нче, 43нче, 60нчы, 90нчы, 91нче рейс автобуслары белән барып җитә алачак.

Машина йөртүчеләрдән Сабантуй көнендә юл хәрәкәтен оештырудагы үзгәрешләрне исәпкә алуларын сорыйлар. 23 июньнән алып 24 июнь, 17:00 сәгатькә кадәр «Урман шәһәрчеге»ннән Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буенча берьяклы хәрәкәт оештыру планлаштырыла.

«Урман шәһәрчеге» торак комплексында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, Бертуган Батталовлар урамы буенча Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100