Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан Сабан туена ничек барып була?

news_top_970_100
Казан Сабан туена ничек барып була?
"Татар-информ" архивы

Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка – Сабантуй уздыруның төп мәйданына шәһәр яны поездларында килеп җитә алачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда милли бәйрәм 19 июньдә берничә мәйданчыкта уза. Электричкалар Казан станциясеннән 7:35, 9:25, 12:25, 14:45, 18:10, 19:46 сәгатьләрдә китәчәк. Юлга 10 минут вакыт китә.

Кире юнәлештә, Каенлык станциясеннән поездлар 6:51, 8:40, 11:45, 14:02, 17:31, 19:10 сәгатьләрдә кузгала. Юл вакыты 13 минут тәшкил итә.

Бу маршрутта 780 пассажирга исәпләнгән 12 электр поезды йөри, алар Казан, Вахитово, Каенлык, Комбинат, Юбилей, Столбище, Аэропорт станцияләрендә тукталыш ясый.

Кирәк булган очракта өстәмә составларны билгеләү һәм гамәлдәге расписаниегә төзәтмәләр кертү мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100