news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан Сабан туе кайчан һәм кайда була?

Казан Сабан туе кайчан һәм кайда була?

news_top
Казан Сабан туе кайчан һәм кайда була?
Казан Сабан туе 23 июнь көнне Казанда дүрт мәйданчыкта - Тынычлык бистәсе янындагы Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә, Аккош күле янында, "Казан" ипподромында була. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тынычлык бистәсе янындагы Каенлыкта берничә мәйданчыкта концерт була. Тамашачылар өчен эстрада йолдызлары, шулай ук Казан һәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.  Теләге булганнар спорт ярышларында, көрәштә катнаша ала.

Авыл ишегаллары күргәзмәләрендә кунаклар татар халкының көнкүреше һәм кәсепләре белән танышып була. Көн дәвамында аттракционнар һәм мастер-класслар белән балалар мәйданчыгы эшли. Каенлыкта бәйрәм 9 сәгать 30 минутта башлана.

Сабан туе Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә дә узачак. Концерт программасында республика артистлары, шулай ук фольклор ансамбльләр һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Спорт мәйданчыкларында милли конкурслар һәм ярышлар уза, ә балалар өчен күңел ачу программалары белән аерым мәйданчыклар оештырыла.

"Казан" халыкара ат-спорт комплексында Сабан туе ярышлары 14 сәгать 30 минутта башлана. Биредә шулай ук татар эстрадасы йолдызларының бәйрәм концертын һәм ат чабышларын карап була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар