Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан парковкаларында номерсыз машиналар белән яңача көрәшәләр

Машина кузгалып китә алмасын өчен тәгәрмәченә блокиратор беркетеп куялар — 22 декабрьдән Казанда парковка кагыйдәләрен бозучы автомобиль йөртүчеләргә каршы әнә шулай көрәшә башладылар.

news_top_970_100
Казан парковкаларында номерсыз машиналар белән яңача көрәшәләр
Елена Сәләхова /«Татар-информ»

Машина номерларын салдырып куярга яратучыларга моннан ары тимер атларын «бәйләргә» урын табу өчен ике көн вакыт биргән иде шәһәр мэриясе. Тәгәрмәчләргә блокираторларны ничек беркетәләр — бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе язмасында.

Түләүле парковкаларда тукталган өчен түләргә теләмәүче машина йөртүчеләргә карата кулланылачак яңа чара турында Казан мэриясе эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткән иде. Машинасын түләүле парковкага куеп, номерын салдырып китүче хәйләкәрләргә каршы яңа көрәш чарасы кертелде. Хәзер андый машиналарның тәгәрмәчләренә блокираторлар — махсус беркетелә торган җайланма гына куеп китәләр.

Яңа чара шәһәр юлларындагы, аеруча башкаланың үзәк урамнарындагы хәрәкәтне бераз булса да җайлар, парковкаларда урын җитмәү турындагы аһ-зарларны да киметер дип ышана мэриядәгеләр. 

«Хокук саклау органнарындагы хезмәттәшләребез белән берлектә кагыйдә бозучы автомобильләрнең тәгәрмәчләрен блокировкалау тәртибен эшләдек. Әлеге чараның максаты билгеле — машина хуҗасын ачыклап, аны административ җаваплылыкка тарту. Башкалада яшәүчеләрдән шикаятьләр килә тора — автомобиль йөртүчеләрдән дә, бизнес тотучы эшмәкәрләрдән дә. Тәртип бозучылар якын-тирәдәге парковкаларны тутырып бетерү сәбәпле оешмаларга килүче клиентлар машиналарына урын таба алмый интегүдән зарлана бизнес вәкилләре», — дип белдерде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Шакиров. 

Автомобильләрнең дәүләт номерларын фотофиксацияләү ярдәм итмәде

Түләүле парковка кагыйдәләрен бозучы, бигрәк тә, дәүләт номерларын салдыручылар белән көрәш Казанда инде беренче ел гына бармый.  

Башта паркинг өчен түләүдән качучыларны автомобильнең VIN-номеры буенча ачыкладылар, әмма автомобиль хуҗалары да хәйләкәр булып чыкты — номерны каплый башладылар. Шуннан транспорт комитеты номерсыз машиналарны махсус стоянкага алып китү тәкъдиме белән чыкты, янәсе, Мәскәүдә күптән инде шулай итәләр. Әмма Казан өчен мондый чара артык чыгымлы дип табылды. 

«Мәскәү үрнәгендә эшләр өчен безгә эвакуаторлар җәлеп итәргә туры килер иде, ә бу зур чыгымнар сорый торган әйбер. Чыгымнарны шәһәр бюджетына, безнең очракта Казан бюджетына күтәрергә туры киләчәген аңларга кирәк. Мәскәү белән безне чагыштырып булмый, аларның бюджеты бөтенләй башка», — дип аңлатты Казанның транспорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Марат Хисаметдинов.

Соңрак Казанда кагыйдә бозучы машиналарны фотога төшерә башладылар. Түләүле парковкаларда урнаштырылган камералар машина парковкага килеп кергәч тә, ягъни, автомобиль хуҗасы номерларын салдырганчы яки каплап өлгергәнче үк төшереп алырга мөмкинлек бирде. Баштарак нәтиҗәле күренгән көрәш чарасы да өметләрне акламады. Чагыштыру өчен — Казанда көн дәвамында парковкаларда уртача 500гә кадәр кагыйдә бозучы тотылса, шуларның 15ен генә фотофиксацияләү җайланмалары ярдәмендә ачыклаганнар. 

Казан — Россиядә блокираторлар кулланучы беренче шәһәр

Түләүле парковка кагыйдәләрен бозучыларның күпчелеге — дәүләт номерларын садыручы машина йөртүчеләр. Нәкъ менә алар хәзер игътибар үзәгендә булачак. Элек хәйләкәрләр штрафлардан качып котылу юлларын тапса, бүгеннән һәркем җәзасын алачак, дип ышандыра мэрия. 

«Без бу мәсьәлә буенча озак эшләдек. Россиядә һәм чит илләрдәге тәҗрибәләрне өйрәндек. Кагыйдә бозучыларны ачыклап, алар белән элемтәгә кереп булмавы төп проблема иде. Хәзер автомобильләргә блокираторлар куелачак. Мондый тәҗрибә Белоруссиядә кулланыла», — дип сөйләде Марат Хисаметдинов.  

Хәзер кагыйдә бозучылар үзләре элемтәгә чыгачак. Блокираторны салдырып, парковкадан чыгып китү өчен автомобиль йөртүчеләргә җайланмада күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга туры киләчәк. Шуннан 10 минут эчендә аның янына инспектор килеп, административ беркетмә төзи һәм блокираторны салдыра. 

«Блокиратор кую барышы фиксацияләнеп барачак. Шул рәвешле конфликтларны булдырмый калырга, блокиратор куйганда автомобильгә зыян килмәвен дәлилләргә мөмкин. Бу мәгълүмат административ материалларга беркетеләчәк», — диде Хисаметдинов. 

Яңа чара 22 декабрьдән гамәлгә керде. Казан транспорт комитетында машина йөртүчеләрдән яңа кагыйдәне аңлап кабул итүләрен сорыйлар. Алай булмаган очракта 2,5 мең сум күләмендә штраф яный. 

«Машина йөртүчеләргә ике көн вакыт биргән идек. Бу вакыт эчендә маршрутны яңадан карап чыгарга, килеп туган хәлдән чыгу юлын табарга мөмкин иде. Шәһәр җәмәгать транспортын маршрутларын өйрәнеп, эшкә яки университетка автобус белән килергә була», — диде Марат Хисаметдинов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100