«Казан паркларында яңа формат»: азык-төлек һәм вендинг автоматлары артачак
Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 100 меңгә якын казанлы яшәгән яңа йорт яны территорияләре төзекләндереләчәк. Казан мэриясендә узган киңәшмәдә ишегалларын яңарту, паркларны җәйгә әзерләү һәм мәктәп балаларын шәһәр читендә ял иттерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Эш тышкы матурлыкта гына түгел, ишегалларында иминлек көчәя»
Татарстан башкаласында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән кабул ителгән «Безнең ишегалды» масштаблы программасының чираттагы этабына керешәләр. Бу хакта Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, әлеге программада төзекләндерелүче ишегалды йортларында яшәүчеләр үзләре дә катнаша, чөнки иң мөһиме – ишегаллары алар өчен уңайлы буларгы тиеш, эшкә шулай ук экспертлар да җәлеп ителә. 2020 елда программа эшли башлаганнан алып Татарстан башкаласындагы 1,3 мең күп фатирлы йортының ишегаллары төзекләндерелгән, чыгымнар якынча 7,5 млрд сум тәшкил иткән.
«Быел 482 йортның территориясен төзекләндерү планлаштырыла, аларның гомуми мәйданы 533 мең квадрат метр. Финанслау күләме 2,8 млрд сум тәшкил итә. 2023 елга программа исемлеге гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм тавыш бирү буенча төзелде. Киров һәм Мәскәү районнарында 136 йорт яңартылачак, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 125 йорт, Совет районында – 91 йорт, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 130 йорт ишегаллары яңартылачак», – диде Игорь Сәлахетдинов.
Быел «Безнең ишегалды» программасы 100 меңгә якын казанлы яшәгән ишегалларын үзгәртергә ярдәм итәчәк. Һәр ишегалды территориясенә, аның зурлыгына карамастан, бер үк игътибар бирелә. Казан Башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров әйтүенчә, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру мөһим социаль әһәмияткә ия.
«Эш тышкы матурлыкта гына түгел. Шунысы мөһим: яктырту яңартыла, ишегалларында иминлек арта, ә юл япмасын ремонтлау белән бергә автомобильләр өчен парковка урыннары тәртипкә китерелә. Төзекләндерелгән ишегалды – шулай ук спорт белән шөгыльләнү, балалар белән йөрү һәм күршеләр белән аралашу өчен дә урын. Буш торган ишегаллары, төзекләндерелгәннән соң, тормыш һәм халык белән тула», – ди Гафаров.
Программага казанлылар үзләре дә югары бәя бирә, дип дәвам итте Игорь Сәлахетдинов. Моны халык арасында үткәрелгән сораштырулар күрсәтә.
«Индикатор уңай һәм тискәре бәяләмәләр санын исәпли. Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч Казанда 91 процент тәшкил итте, бу – программаның максатчан күрсәткече булган 80 проценттан да күбрәк», – дип аңлатты Сәлахетдинов.
«Салават күпере» һәм «Зәңгәр күлләр» паркларында беренче тапкыр сәүдә объектлары барлыкка киләчәк
Җәмәгать киңлекләрен җәйгә әзерләү турында Казан парклары һәм скверлары дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сөйләде. Сезонлы мәдәни программага быел берьюлы 3 проект кертеләчәк, аларны шәһәр халкы тәкъдим иткән.
Латыпова сүзләренчә, бүгенге көндә дирекция башкала паркларында һәм скверларында стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукына 15 аукцион игълан иткән. Ул аңлатканча, быел аукционнар күп түгел. Чөнки 2021 елда сәүдә нокталарын урнаштыру өчен узган аукционнарда эшмәкәрләр берьюлы 3 елга сәүдә итү хокукын алган.
«Эшмәкәрләр барлык процедураларны электрон мәйданчык сайтында күзәтә ала», – диде ул.
Казан халкы җәй көне оештырылырга тиешле чаралар турында фикер алышуларда да актив катнашкан. «Ачык ишекләр» режимында очрашулар уздырылган, анда 200гә якын битараф булмаган казанлы һәм шәһәр берләшмәләре вәкилләре катнашкан.
«Паркларда җәйге сезонга багышланган очрашуларда катнашучылар үз идеяләрен тәкъдим итте. Берьюлы 3 проект грант ярдәме алды, алар паркларда җәйге мәдәни программаның бер өлеше булачак. Шәһәрлеләр инициативасы белән шахмат клубының ачык очрашулары, йөгерү күнегүләре һәм тотрыклы үсеш темасына лекцияләр форматында пикниклар узачак», – дип сөйләде Латыйпова.
Бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре дә активлык күрсәтте, диде ул. Алар Казандагы җәмәгать киңлекләрендә сәүдә һәм сервисны ничек камилләштерергә кирәклеге турында үз тәкъдимнәрен җиткергән. «Азык-төлек һәм вендинг автоматларының яңа форматларына карата зур кызыксыну күрәбез. Без беренче тапкыр «Салават күпере» һәм «Зәңгәр күлләр» паркларында стационар булмаган сәүдә объектлары барлыкка килүенә шат», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
«Мобилизацияләнгәннәрнең балалары җәйге лагерьларга беренче чиратта барачак»
Мэриядә узган киңәшмәнең йомгаклау темасы Казан укучыларының җәйге ялы булды. Быел мобилизацияләнгәннәрнең балалары аерым өстенлек алачак, дип хәбәр итте Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина. Аның сүзләренчә, алдагы җәйге чорда шәһәр читендәге балалар лагерьларында 15 мең Казан укучысы өчен 85 профильле смена оештырыла.
«Җәйге сезонга без 12 муниципаль лагерь әзерлибез. Иң зур юнәлеш – Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен спорт-сәламәтләндерү юнәлеше. Юлламаларны индивидуаль сатып алырга ниятләгән ата-аналар өчен, 1 ай элек, «Ял» үзәге сайтында баланы җибәрергә мөмкин булган барлык лагерьлар һәм сменалар турында мәгълүмат урнаштырылды», – дип сөйләде Заһидуллина.
Аның әйтүенчә, быел кешбэк программасы булмаса да, «Ял» үзәге лагерьларына юллама бәяләре – Казанда иң кулае. Ата-аналар 18 көнлек смена өчен 9-13 мең сум түләячәк. Калган өлешен – 16 мең сум тирәсе – республика бюджеты бүлеп бирә.
«Казан оешмалары һәм предприятиеләре лагерьларында юллама бәяләре сменасына 13-40 мең сум тора. Гадәттәгечә, авыр тормыш шартларындагы балалар өчен юлламалар бушлай булачак. Әтиләре мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балаларга «Ял» үзәгенең шәһәр читендәге лагерьларына юлламалар беренче чиратта тәкъдим ителә торган квота кысаларында биреләчәк. Әлеге квота буенча гаризалар 15 майга кадәр кабул ителәчәк», – диде Заһидуллина.
Җәйге ялны оештырганда, мобилизацияләнгәннәрнең балаларына аерым игътибар бирергә кирәк, диде Рөстәм Гафаров.
«Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә, аларның балаларына зур игътибар бирүегезне сорыйм. Аларга максималь ярдәм күрсәтергә кирәк», – диде Казан Башкарма комитеты башлыгы.