Казан паркларында тычкан бизгәге бармы? (Авыру ияртмәс өчен киңәшләр)

Казан паркларындагы урманнарында тычкан бизгәге эпидемиясе таралу турында социаль челтәр кулланучылар хәбәр тараткан иде. Шуннан соң Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова Горки-Әмәт паркында булды.
“Казанның Горки-Әмәт яки башка парклары белән бәйле яңа зарарлану очраклары теркәлмәде. Әйе, хәзер чынлап та тычкан бизгәге белән авыручылар саны арта, әмма ул көтелгән иде һәм күп еллар дәвамында күзәтелә торган күрсәткечләрдән югары түгел”, - дип сөйли Наталья Ивойлова.
Эпидемиолог әйтүенчә, чир йоктырма өчен, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк:
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе "Татар-информ" агентлыгына Татарстанда геморрагик бизгәк эпидемиясе булмавын әйтте.

- кулларны яхшылап юарга,
- яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юып ашарга,
- җирдә аунамаска,
- җирдән бернәрсә дә алмаска.
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстанда тычкан бизгәге эпидемиясе башлануы турында хәбәр таралгач, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ашыгыч матбугат конференциясе уздырды.