Казан — Оренбург трассасының 50 километрдан артыгы илкүләм проект буенча төзекләндерелгән
Татарстанда Татарстанда Казан — Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы чигендә автомобиль юлының гомуми озынлыгы 50 километрдан арткан участоклары яңартылган. Юлны ремонтлау һәм карап тоту эшләре «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Баулы районында федераль автомобиль юлының 6 километрдан артык өлешен капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырганнар. 340нчы чакрымнан 346нчы чакрымга кадәрге участокта юлны ике полосадан дүрт полосага кадәр киңәйткәннәр. Юлның иске катламын алыштырып, яңа асфальт җәйгәннәр.
Юл нигезен әзерләгәндә фрезерланган асфальт-бетонны кабат кулланганнар. Бу технология әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, сигез су үткәргеч торбаны алыштырганнар, өске суларны агызу өчен юл кырыйларына лотоклар урнаштырганнар.
Киңәйтелгән участокта каршы юнәлештәге транспорт агымнарын барьерлы койма белән аерганнар. Юлның бөтен озынлыгында электр яктырткычлары урнаштырганнар, 180 юл билгесе куйганнар һәм термопластиктан юл тамгалары ясаганнар.
Капиталь ремонттан тыш, Лаеш, Чистай, Яңа Чишмә һәм Бөгелмә районнарындагы юлның гомуми озынлыгы 44,5 километр булган алты участогында асфальт өслекне яңартканнар. Юлга климат үзенчәлекләрен һәм транспорт хәрәкәте интенсивлыгын исәпкә алып сайланган асфальт-бетон катнашмасы җәйгәннәр.
Татарстан аша Р-239 Казан — Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы чиге автомобиль юлының 393 километры уза. Юл төзелеше сезоны тәмамланганчы Лаеш районында 30нчы чакрымнан 41нче чакрымга кадәрге участокны реконструкцияләүне төгәлләү планлаштырыла. Эшләр тәмамлангач, быел Казаннан Лаеш районының Смолдеярово авылына кадәр трасса дүрт полосалы булачак, диелә хәбәрдә.