news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан – Оренбург трассасында Сокуры авылын әйләнеп уза торган яңа юл ачылды

news_top
Казан – Оренбург трассасында Сокуры авылын әйләнеп уза торган яңа юл ачылды
Фото: © «Татар-информ»

Казан – Оренбург трассасында хәрәкәт схемасы үзгәрде. Хәзер Сокуры авылына кермичә, әйләнеп уза торган яңа юл бар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сокуры авылы аша туры юл ябык. Транспорт хәрәкәте Сокуры авылын әйләнеп уза торган ике полосалы – һәр якка берәр полосалы юл аша оештырылган.

Сокуры авылына керү һәм чыгу бары тик Сокуры – Хәерби– Травкино юлыннан транспорт чишелеше буйлап кына мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар