Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан-Оренбург-Акбулак юлында авариядә ике бала, өч өлкән кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

news_top_970_100
Казан-Оренбург-Акбулак юлында авариядә ике бала, өч өлкән кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән
Фото: https://vk.com/mchsoren, Оренбург өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

30 гыйнварда Оренбург өлкәсендә Соль-Илецк шәһәре янында өч җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Биредә 5 кеше һәлак булган, 4 кеше имгәнгән. бу турыда Оренбург өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, йөк машинасы һәм «Ларгус» юл кырыена төшеп киткән. Машиналарның берсе тимер-томыр өеменә әверелгән, тагын бер машина бик каты җимерелгән.

Якынча белешмә буенча, 2 бала, 3 өлкән кеше үлгән, 4 кеше зыян күргән, диелә Оренбург буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.

Авария урынында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар эшли. Алар машиналарга ут кабуны булдырмый, җимерелгән машиналарда кысылып калган кешеләрне чыгара.

Прокуратура тикшерү башлаган.

Машина йөртүчеләр сүзләренчә, Соль-Илецк трассасы бик тар, аның кырыйларында коймалар да, узар өчен полосалар да юк. Мондый юлда каршы якка чыгу фаҗигагә китерә.

Оренбург өлкәсендә бүген иртәдән бирле көчле кар ява, күз күреме начар, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү белешмәсе буенча, 30 гыйнварда Казан-Оренбург-Акбулак юлыннан Оренбургка таба барганда, 34 яшьлек йөртүче каршы як полосага чыга. Ул каршыга килә торган машинага бәрелә. Әлеге машина юл хезмәте автомобиленә бәрелә. Машиналарда баручы 5 пассажир, шул исәптән 3 һәм 9 яшьлек ике бала урында һәлак була, диелә хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, 34 яшьлек йөртүче «Киа» машинасында була.

«Оренбург» телеграм-каналы видеосы:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100