news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан мөгаллимнәре Россиянең иң яхшы туган тел укытучылары бишлегенә керде

news_top

Казанның 11 нче лицеенда туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Резидә Курамшина һәм 358 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиева Россия күләмендәге V «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» һөнәри бәйгесендә призлы урыннарга ия булды. Татарстан вәкилләре илебезнең иң яхшы туган тел укытучылары бишлегенә керде, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Бәйгегә Липецк шәһәрендә йомгак ясалган. Бу елгы юбилей сезонында иң яхшылар исеме өчен Россиянең 87 төбәгеннән 131 педагог – укытучылар һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче тәрбиячеләр көч сынашты, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәгариф идарәсе.

Резидә Курамшина әлеге бәйгедә икенче урынны яулаган. Алсу Галиева «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телен үстерүдә иң яхшы тәҗрибәләр» номинациясендә призлы урынга ия булган һәм аңа өченче урын бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар