Казан хакимияте метрополитенының 2нче линиясенең 1нче участогын планлаштыру проектын раслаган. Бу турыда Казан мэриясенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Бу участок «Юлиус Фучик урамы» һәм «Академик Сахаров урамы» станцияләрен тоташтырачак. Мэриянең Электрон документлар һәм муниципаль хокукый актлар җыентыгында әлеге сызымнар чыкты.
Документта территорияне планлаштыру проекты, метро линиясенең беренче участогының урнашуы координаталары, территориянең чикләрен билгеләү проекты бар, диелә хәбәрдә.