news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан метросының яңа станцияләре ничек атала?

Казан метросының яңа станцияләре ничек атала?

news_top
Казан метросының яңа станцияләре ничек атала?
Татарстан башкаласы мэриясе Казанның яңа Генераль планы проектын чыгарды. Метроның яңа 26 станциясе күрсәтелгән карта мэрия сайтында урнаштырылган.

Казан метрополитенының яңа станцияләрен Фучик һәм Ломжа урамнары чатында, Сахаров урамында («Мега» сәүдә үзәге янында), Константиновка бистәсе белән янәшәдәге Мамадыш трактында, Совет мәйданында, Арча зираты янында һәм Вишневский урамы ягыннан Миллениум күпере алдында төзергә планлаштыралар.

Метро станцияләре Себер трактында, XL сәүдә үзәге янында, Чуйков урамы һәм Әмирхан проспекты чатында, Восстание разъездында, Казан-1 тимер юл вокзалы тирәсендә, Ирек мәйданында һ.б. урыннарда да булачак. 

 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар