Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан метросы тоннелендә бала мәете тапканнар, аның өстеннән 2 поезд чыккан

news_top_970_100

7нче сыйныф укучысы Казан метросында һәлак булган. Аның өстеннән 2 тапкыр поезд чыккан. Бала тоннельгә үзе кергән, дип фаразлыйлар.

«Маш иптәш» каналы мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген көндез Әмәт һәм Горки станцияләре арасында булган. Поездларның берсендә машина йөртүче ниндидер бәрелү тавышы ишеткән, ләкин бернәрсә дә күрмәгән, бу хакта диспетчерга хәбәр иткән. Аннары ул урыннан тагын бер поезд узып киткән.

Соңрак, тоннельгә керү урыныннан 40 метр ераклыкта рельсларда бала мәете табылган. Малайның контроль эштән «икеле» алуы турында язалар. Әлегә рәсми мәгълүмат юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100