Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан мэрын сайлау тәртибе үзгәрә

news_top_970_100

Казанда шәһәр мэры ТР Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан вәкиллекле орган (Казан шәһәр Думасы) тарафыннан сайланачак. ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында шул хактагы закон проектын карадылар.

«Закон проекты белән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазифасына кандидатларны Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан алдан карау һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге вәкиллекле органына тәкъдим итү тәртибе раслана», – диелә аңлатма язуында.

Татарстан башкаласы мэры вазифасына кандидатуралар турында тәкъдимнәрне РФ Дәүләт Думасында һәм ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләр, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе, ТР Иҗтимагый палатасы, «Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе» кертә алачак.

«Ким дигәндә 2 кандидат Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан раслана һәм муниципаль берәмлек башлыгын сайлау өчен вәкиллекле орган каравына тапшырыла», – диелгән документта.

ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин докладында билгеләп үткәнчә, закон проекты 2025 елның 20 мартында кабул ителгән 33-ФЗ номерлы Федераль законның («Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында») 19 нчы маддәсенең 8 нче өлешен һәм 88 нче маддәсенең 2 нче өлешен гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән.

«Шул рәвешле, территориясе составына Россия Федерациясе субъектының административ үзәге (башкаласы) булган торак пункт кергән муниципаль берәмлек башлыгы югарыда күрсәтелгән маддәнең 2 өлеше нигезендә, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан Россия Федерациясе субъектының иң югары вазифаи заты тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайлана. Әлеге Федераль законның 19 нчы маддәсенең 8 нче өлеше нигезендә, Россия Федерациясе субъектының югары вазифаи заты тарафыннан муниципаль берәмлек башлыгы вазифасына кандидатларны алдан карау һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына тәкъдим итү тәртибе Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнә», – дип аңлатты Хәбибуллин.

Комитет закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итү өчен тавыш бирде, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100