news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан мэры Түбән Камага һөҗүменнән соң һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашты

news_top

Эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң һәлак булучыларның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Илсур Метшин һөҗүм вакытында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр барлыгын, ә һөҗүмгә дучар булган объектлар арасында гражданлык һәм сәнәгать объектлары булуын искәртте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча республикада 10 август матәм көне дип игълан ителде. Мэрия командасы исеменнән Илсур Метшин һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Эшлекле дүшәмбедә катнашучылар аларны бер минут тынлык белән искә алды.

«Бу минутларда һәммәбезгә дә үз бурычларын башкару, эшләү, республикабызны ышанычлы һәм паникасыз үстерү мөһим», – диде Илсур Метшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар