Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Милләтләр Оешмасының Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитеты (UNACLA) президенты урынын саклап калды. Карар Марокконың Танжер шәһәрендә узучы «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья конгрессы барышында кабул ителде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Илсур Метшин Комитет белән якындагы өч ел дәвамында җитәкчелек итүен дәвам итәчәк.
Беренче тапкыр Илсур Метшин Консультатив комитетны 2019 елда җитәкләде. Шул елны Россия беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасының каршындагы 323 мең муниципалитет, мегаполис һәм төбәк мәнфәгатьләрен тәкъдим итүче Консультатив орган белән җитәкчелек итү хокукын алды.
Казан мэры җитәкләгән Комитет халыкара дипломатиядә төп роль уйный, Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм бөтен дөнья буенча җирле хакимиятләр арасындагы хезмәттәшлекне көйли.
Исегезгә төшерәбез, Марокконың Танжер шәһәрендә муниципалитетларның иң зур халыкара оешмасы – «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья конгрессы уза. Моннан алдан Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлегенең Генераль ассамблеясендә Бөтендөнья советында яңгыраган Евразия шәһәрләренең тәкъдимнәрен әйтте, шулай ук шәһәр башлыгы яңадан «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге президенты постына сайланды.