Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан Медицина университеты студентлары уку йортындагы бәдрәфләрдән зарлана

«Коточкыч, әлбәттә», «Треш» дип яза социаль челтәр кулланучылар.

news_top_970_100
Казан Медицина университеты студентлары уку йортындагы бәдрәфләрдән зарлана
https://tatarstan24.tv

Казан дәүләт медицина университеты студентлары гистология һәм физиология кафедрасы урнашкан бинадагы бәдрәфләр төшерелгән фотоларны социаль челтәрләрдә таратты. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

«Ветер» телеграм-каналында чыккан сурәтләрдә буяулары куба башлаган стеналар, пычрак кабинкалар һәм унитазлар күренә.

«Коточкыч, әлбәттә», «Треш» дип яза социаль челтәр кулланучылар.

Вуз бу хәбәрләргә аңлатма биргән. Университет урамындагы 13нче йортта урнашкан бинада гистология, цитология һәм эмбриология кафедрасы эшли, диелә. Бинага чыннан да ремонт кирәк булуын да әйтәләр.

«Казан дәүләт медицина университетының гистология, цитология һәм эмбриология кафедрасы 1880 елда төзелгән бинада урнашкан, ул тарихи һәйкәл булып тора. Бинага капиталь ремонт таләп ителә. Агымдагы ремонт даими рәвештә уздырыла. 2021 елның җәендә су белән тәэмин итү системасы төзекләндерелде, 2022 ел җәенә косметик ремонт планлаштырылган», — диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100