Казан дәүләт медицина университетында хәрби кафедра эшчәнлеге яңартылачак. Ул 2008 елда эшләүдән туктаган, хәзер исә бу юнәлеш яңа форматта торгызыла. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Хәрби әзерлекне яңадан башлап җибәрү — университетыбыз өчен мөһим һәм күптән көтелгән адым. Без медицина белеме бирүнең иң яхшы традицияләрен кайтарабыз, шул ук вакытта аларны хәзерге чынбарлыкка һәм дәүләт таләпләренә яраклаштырабыз. Бу — университетыбыз өчен тарихи мизгел: хәрби табиблар әзерләүне яңадан торгызабыз. Безнең үрнәк алырлык кешеләребез бар. Бөтен дөньяга танылган Казан хәрби-кыр хирургиясе мәктәбе нәкъ менә университетыбыз диварларында барлыкка килгән. Бүген чорлар һәм традицияләр арасындагы ныклы бәйләнешне яңадан торгызабыз», — дип белдерде Казан дәүләт медицина университеты ректоры Айрат Фәррахов.
Программаны гамәлгә ашыру КНИТУ-КХТИның Хәрби-укыту үзәге базасында башланачак. Булачак офицерларны махсус медицина әзерлеге буенча Хәрби клиник госпиталь укытачак.
Төп сайлап алу 2026 елның октябреннән декабренә кадәр уза. «Дәвалау эше» һәм «Педиатрия» белгечлекләрендә укучы студентлар арасыннан 44 кешене махсус әзерлеккә алу планлаштырыла. Урыннарның 50 процентка кадәр өлеше кызлар өчен каралган. Кандидатларны сайлаганда медицина тикшерүе, психологик тест үткәрү, физик әзерлек дәрәҗәсен һәм университеттагы өлгерешне бәяләү булачак.
Уку 2027 елның февралендә башлана һәм 2,5 ел дәвам итә. Студентлар өченче курстан бишенче курсны тәмамлаганчы махсус әзерлек узачак. Алар гомуми хәрби, тактик һәм хәрби-махсус әзерлек модульләрен, шул исәптән хәрби-кыр хирургиясен һәм терапияне өйрәнәчәк. Бишенче курстан соң студентларны 30 көнлек өйрәнү җыеннары көтә.
Алтынчы курсны тәмамлагач, чыгарылыш укучыларына запастагы медицина хезмәте лейтенанты хәрби дәрәҗәсе бирелә һәм хәрби билет тапшырыла. Казан дәүләт медицина университетында билгеләп үтүләренчә, аларны чакырылыш буенча хәрби хезмәткә җибәрмәячәкләр.