Казанда бүген Казан марафоны кысаларында 42,2 һәм 21,1 км дистанцияләренә йөгерүләр башланды. Ярышларда 15 меңнән артык кеше катнаша. Әлеге дистанцияләрдә беренче килүчеләр Россия рекордын куйды.
Башта ир-атлар арасында Россия рекорды куелды. спортчы Владимир Никитин 42,2 километрны 2 сәгать 8 минут 9 секунд эчендә йөгереп үтте.
«Трасса җиңел булмады: кайбер җирләрдә җил иде, уңайсыз борылышлар очрады, ләкин боларның берсе дә артык куркыныч түгел. Әзерлек дәверендә нинди авырлыклардан курыккан булсам, бүген шуларның барысы да булды, марафончылар мине аңлар. Шул ук вакытта мин ярышны елмаю һәм яхшы кәеф белән тәмамладым. Тренерымны да, командамны да сөендердем», – дип уртаклаша ул хисләре белән.
Шулай ук, хатын-кызлар да Казан марафоны рекордын яңартты. Луиза Лега, 42,2 километрны 2 сәгать 26 минут 06 секунд эчендә йөгереп үтте.
Искәртеп узабыз, 1-3 майда Казан марафоны уза һәм ул уникенче тапкыр үткәрелә. Беренче көнне балалар ярышы булды, кичә 3 һәм 10 километрга йөгерүләр булды, бүген – марафонның төп һәм соңгы көне. Марафонда барысы 45 меңгә якын кеше катнаша.