news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан-Малмыж юлында авариядә өч бала имгәнгән, бер ир-ат үлгән

Skoda машинасы белән идар итүче кыз каршы як полосага чыга һәм «ЗАЗ» автомобиленә бәрелә.

news_top
Казан-Малмыж юлында авариядә өч бала имгәнгән, бер ир-ат үлгән
Эчке эшләр министрлыгы

Кичә кич белән Казан-Малмыж юлында коточкыч юл һәлакәтендә бер ир-ат үлгән, өч бала имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Skoda машинасы белән идарә итүче кыз каршы як полосага чыга һәм «ЗАЗ» автомобиленә бәрелә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, «ЗАЗ» машинасын йөртүче урында ук үлә. Шул ук машинада 4, 6 һәм 7 яшьлек өч бала була. Алар имгәнә. Балаларны хастаханәгә илтәләр.

Шаһитлар агентлыкка хәбәр иткәнчә, «ЗАЗ» машинасын йөртүче дә, балалар да салонда кысылып кала.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, Skoda белән идарә итүче хатын имгәнми, аның машинасында иминлек мендәре ачыла. Имгәнгән балаларны Республика балалар клиник хастаханәсенә салганнар, бер бала авыр хәлдә. Авария вакытында алар барысы да автоутыргычта була.

Авария урынына Биектау районы прокуроры Антон Васютин барган. Тикшерү эшләре дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар