Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан мәктәбендә укытучы хатын-кыз балалар белән тәмәке тартып, эчеп йөргән

news_top_970_100

Казан мәктәбендә укучы балалар белән бергәләп тәмәке тартып, аракы эчеп йөргән укытучыны эштән куганнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Моңа кадәр Казанның Вахитов районындагы 41нче мәктәптә укучыларның ата-аналары «Татарстан 24» каналына мөрәҗәгать иткән. Алар уку йорты директорыннан һәм укытучылардан зарлана. Ата-аналар сүзләренчә, балалар мәктәптә тәмәке тарта, хәтта хәмер эчәргә дә мөмкиннәр. Укытучылар исә бу хәлне тыю түгел, киресенчә, актив катнаша, диелә бу хәбәрдә.

«Яңа директор килгәч, тәртипсезлек башланды, укытучылар балалар белән спиртлы эчемлекләр эчә, электрон тәмәке тарта, сүгенә башлады», – дигән ата-аналар.

Видео кадрларында башлангыч сыйныфта укытучы хатын-кызның чыннан да укучылар белән тәмәке тартуы һәм алкоголь куллануы күренә, дип хәбәр иткән иде «Татарстан 24».

Мәктәп директоры ата-аналарның зарланып мөрәҗәгать иткәне булмавын әйткән. Мәктәп сакчысы исә исерек яки тәмәке тарткан укучыларны күрмәвен белдергән.

«Мин укучыларны күрәм. Бу – яла ягу, нормаль директор һәм укытучылар», – ди ул.

41нче мәктәпкә Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре барган һәм тикшерү оештырганнар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, видеода сурәтләнгән укытучы хатын-кыз эштән азат ителгән. Бүген мәктәпкә полиция килгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев сүзләренчә, хәбәрдә күрсәтелгән фактлар расланган. Укытучыга карата КоАП РФ 6.10 «Балигъ булмаган кешене алкогольле һәм спиртлы продукция, яңа потенциаль куркыныч психоактив матдәләр яки юләрләндерә торган матдәләр куллануга җәлеп итү» маддәсе буенча административ материал төзелгән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 февраль 2023
    Исемсез
    Хәзер башлангыч класс укучыларының электрон тәмәке тартканын урамда күрәбез бит инде! монда зур класс укучыларын тәмәке тартырга өйрәТәсе юк, аларның компаниесенә кушылган гынадыр инде, яшь укытучы!? Баланы өйдә әти-әни тәрбияли, мәктәпкә үзе теләп белем алырга гына китерә!!! Тәрбиясез балага аптырамыйк инде җәмәгать, үзебезнең биргән тәрбиябез бит бу!!! Әзрәк балаларыгыз укыган мәктәпкә хәлләрен белергә баргалап йөрегез әле, туалетларда, аулаграк почмакларда йөрегез, дәресләренә кереп утырыгыз, электрон тәмәкене ничек төтәткәннәрен күрерсез!!! Укытучы алдында да , әллә кем булып балаларыбызның тәмәке тартып утырганнарын күрерсез! Монда бер укытучыны гына гаепләвегез дөрес түгел икәнне үз күзләрегез белән күрерсез!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100