news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан мәктәбендә түшәм ишелгәч, тикшерү башланган

news_top

Социаль челтәрләрдә Казандагы мәктәптә түшәм ишелү турында хәбәр чыкканнан соң, Россия Тикшерү комитеты тикшерү башлаган. Бу эшне ведомство башлыгы Александр Бастрыкин үз контроленә алган, дип яза «Татар-информ».

Язмаларда әйтелгәнчә, Казандагы бер мәктәптә түшәм өлешчә ишелгән. Шул сәбәпле, дүртенче сыйныф укучысына җитди булмаган зыян килгән. Бу мәктәптә мондый хәлләрнең элегрәк тә булганын язганнар.

Әлеге хәл Тикшерү комитетының үзәк аппараты контролендә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 25 декабрь 2025
    Исемсез
    Мәктәпләрнең һәр елны ремонтка диеп бирелгән акчалары кая китә икән соң? Әле җитмәсә родительләр дә зарлана, һәр елны ремонт өчен акча җыялар тагын, диеп!?
  • 19 декабрь 2025
    Исемсез
    Казандагы бер мәктәп дип язалар, аның номерын ник яшерәләр икән? Бастрыкин үз контроленә алган эшләрне дә халыктан яшергәч, контрольгә алмаганнарын тикшереп тә маташмыйлардыр...
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар