Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан мәктәбендә балаларга аткан Галәвиевкә колониядә эшләргә рөхсәт ителмәгән

news_top_970_100
Казан мәктәбендә балаларга аткан Галәвиевкә колониядә эшләргә рөхсәт ителмәгән
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанның 175нче гимназиясендә балалар үтергән өчен Оренбург өлкәсендә колониядә гомерлек җәза срогын үтүче Илназ Галәвиевкә, медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча, оешманың җитештерү объектларында эшләргә рөхсәт ителмәгән. Аның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылмый, дип хәбәр иткәннәр Оренбург буенча Россия УФСИН хезмәтендә. Бу турында ТАСС агентлыгы яза.

Баштарак телеграм-каналларда Галәвиев 1 кешелек камерада утыра һәм сәбәпләрен аңлатмыйча, аны эшкә чыгармыйлар, шулай ук туганнарыннан озак вакыт хат та алмый, дигән хәбәрләр таралды.

«Интернетта, 6нчы төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәрнең хокуклары бозыла дигән хәбәр таралды, әмма бу дөреслеккә туры килми. <…> Хөкем ителгән Галәвиев барлык нормаларга туры килгән, 2 кешелек камерада утыра. Аның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылмый. <…> Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Галәвиевкә сәламәтлек саклау өлкәсендәге норматив таләпләр нигезендә, оешманың җитештерү объектларында эшләү рөхсәт ителми», – диелә УФСИн хәбәрендә.

УФСИН матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, администрация яки башка хөкем ителүчеләр тарафыннан Галәвиевкә мораль һәм физик басым булмаган. Ул корреспонденцияне һәм посылканы даими алып тора. «6нчы колониядә җәза үтүче, сәламәтлекләре буенча эшкә яраклы тоткыннар барысы да, хезмәт законнары нигезендә, оешманың җитештерү объектларына эшкә урнаштырылган һәм моның өчен хезмәт хакы алалар», – дип өстәгәннәр идарәдә.

Шулай ук, хөкем ителгәннәрне урамга алып чыкмыйлар, дигән сүз дә дөрес түгел. Тоткыннар көндез урамга чыга, тиешле участоклар видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган, дип сөйләгәннәр УФСИНда.

Казанның 175нче гимназиясендә укып чыккан Илназ Галәвиев 2021 елның 11 маенда бу мәктәптә атыш оештырды. 7 укучы һәм 2 укытучы һәлак булды, 139 кеше авыр яраланды. Барлыгы 600 кеше зыян күргән, дип танылды. Татарстан Югары суды Галәвиевкә махсус режимлы колониядә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирде, шулай ук 200 мең сум штраф салды. Галәвиев гомерлек җәза срогын Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә 6нчы төзәтү колониясендә («Кара дельфин») уза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100