Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев кая югалган?

news_top_970_100
Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев кая югалган?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан гимназиясендә атыш оештырга Илназ Галәвиев югалды, дип язып чыкты матбугат чаралары. Әтисе әйтүенчә, Илназ Галәвиев аның белән инде 2 ай элемтәгә чыкмый икән.

Оренбург өлкәсе буенча җәзаларны үтәү идарәсе бу мәгълүматның дөрес түгеллеген хәбәр иткән.

«Галәвиев суд карары буенча билгеләнгән җәзаны төзәтү колониясендә дәвам итә. Аның яшәү шартлары законда каралган нормаларга җавап бирә. Җәза үтәүченең хокуклары бозылмады», – хәбәр иткән идарә матбугат хезмәте РИА Новостига. Аларның хәбәренә караганда, ул 4 декабрьдә якыннарына хат язган.

2021 елның 11 маенда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиягә һөҗүм итә, 7 баланы һәм 2 укытучыны атып үтерә, 24 кешене яралый.

13 апрельдә суд Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итте һәм 200 мең сум штраф салды. Ул Оренбург өлкәсендәге Соль-Илецк шәһәрендәге (Тоз күле) «Кара дельфин» («Черный дельфин») колониясенә җибәрелде.

«Кара дельфин» – аерым режимдагы иң зур колония, анда гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән иң куркыныч җинаятьчеләрне җибәрәләр. Ул халык яратып йөри торган Тоз күленнән ерак түгел. Аңа керү юлында кара төстәге дельфин скульптурасы бар. Колониядә җәза үтәүчеләрнең берсе, кеше үтерүче Владимир Криштопа, аны папье-машедан ясый, кара төскә буйый, чөнки башка төсләре булмый. Колония җитәкчелеге шундый ук скульптура ясата.

Бу колониядәге камералар бик кечкенә, анда һәрвакыт ут яна, җәза үтәүчеләр һава сулар өчен бары тик икенче камерага чыгарыла, хәрәкәт иткәндә алар бөкрәеп, идәнгә карап, кулларын артка тырпайтып, күзләре бәйләнгән хәлдә, «дельфин» позасында гына йөри. Камерада 2 кеше утыра, аларга бер-берсе белән сөйләшергә ярамый. Иртәнге 6да торалар, юыналар. Барысы да камерада. 6.30 – иртәнге аш, шул вакытта радио тыңларга ярый. Аларга кырынырга ярый. 8дә тикшерү башлана. Тоткыннар стенага карап баса, кулларын артка суза, үзләренең исемнәрен, ни өчен хөкем ителгәннәрен әйтә. Алар һәр сорауга: «Есть, гражданин начальник», – дип җавап бирергә тиеш. Аннары аларның кулларын богаулыйлар һәм камераны тикшерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100