Казан һәм Пермь хакерлары 8 миллион урлап, телефоннарына күчергән
Башкортостан прокуратурасы 35 яшьлек Казан кешесе һәм 34 яшьлек Пермь кешесенә карата гаепләү карары чыгарды.
Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, алар 2015 елның октябрь-ноябрь айларында интернет-форумнардагы мәгълүматларны өйрәнеп, күп акча урлауны планлаштырган. Читтән торып Туймазы почтамты компьютерына кереп, 8 миллионнан артык акчаны үз телефоннарына күчергәннәр. Бу сумманы электрон түләү системасы аша реаль акчага әйләндергәннәр.
Хәзерге вакытта җинаять эшен суд тикшерә, дип хәбәр итә "Башинформ".