Казан мәктәбендә фаҗигадә үлгән 25 яшьлек кыз «Ел укытучысы» булган
Биредә 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы да һәлак булган.
Бүген Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында һәлак булган 25 яшьлек Эльвира Игнатьева «Ел укытучысы» булган. Ул очраклы рәвештә генә коридорга чыккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Канал мәктәп хезмәткәренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Игнатьева 5 сыйныфларга инглиз теле укыта. 2018 елда ул «Ел укытучысы» бәйгесендә икенче урын алган булган.
Мәктәптә атыш оештырган Илназ Галәвиев мәктәпне тәмамлаган елны Эльвира Игнатьева бирегә эшкә урнашкан. Ул Илназны укытмаган.
Эльвира Игнатьева Instagram сәхифәсенә биш көн элек соңгы постын куйган.
Һәлак булган икенче укытучы — Венера Айзатовага 55 яшь, ул башлангыч сыйныфларны укыткан, диелә канал хәбәрендә.