news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан мәктәбендә фаҗигадә үлгән 25 яшьлек кыз «Ел укытучысы» булган

Биредә 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы да һәлак булган.

news_top
Казан мәктәбендә фаҗигадә үлгән 25 яшьлек кыз «Ел укытучысы» булган
Владимир Васильев

Бүген Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында һәлак булган 25 яшьлек Эльвира Игнатьева «Ел укытучысы» булган. Ул очраклы рәвештә генә коридорга чыккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Канал мәктәп хезмәткәренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Игнатьева 5 сыйныфларга инглиз теле укыта. 2018 елда ул «Ел укытучысы» бәйгесендә икенче урын алган булган.

Мәктәптә атыш оештырган Илназ Галәвиев мәктәпне тәмамлаган елны Эльвира Игнатьева бирегә эшкә урнашкан. Ул Илназны укытмаган.

Эльвира Игнатьева Instagram сәхифәсенә биш көн элек соңгы постын куйган.

Һәлак булган икенче укытучы — Венера Айзатовага 55 яшь, ул башлангыч сыйныфларны укыткан, диелә канал хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар