news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан мәктәбендә балаларны үтергән Илназның башында авыру тапкан булганнар

Тикшерү комитеты вәкиле студент егетнең диагнозы турында сөйләде.

news_top
Казан мәктәбендә балаларны үтергән Илназның башында авыру тапкан булганнар
Михаил Захаров

2020 елда Илназ Галәвиевның баш миендә авыруы булуы ачыкланган. Табиблар аңа шундый диагноз куйган. Бу турыда Тикшерү комитеты вәкиленә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Моңа кадәр Илназ берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать итә. Ул баш авыртуга зарлана. Ләкин егет психиатрда да, наркологта да хисапта тормаган.

«Аның хәзерге халәте адекват түгел дип сыйфатлана. Бу аның белән тикшерү гамәлләре башкаруга киртә ясый», — дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.

Светлана Петренко сүзләренчә, быел ел башыннан бирле якыннары Галәвиевның тәртибе агрессив булуын, тиз ярсып китүен сизенгән булган.

11 майда 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырды. Ул ике укытучыны, җиде баланы үтерде, 23 кеше имгәнде, аларның 20се балалар. Алты бала реанимациядә ята, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар