Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кызы Ралинә Ибраева, «Туган тел» җырын башкарып, Казахстан жюриен шаккатырган

news_top_970_100
Казан кызы Ралинә Ибраева, «Туган тел» җырын башкарып, Казахстан жюриен шаккатырган
Видеодан скриншот

Казанда яшәүче татар кызы Ралинә Ибраева Казахстанда «Голос» балалар бәйгесендә катнашкан. 11 яшьлек кыз бала «Туган тел» җырын моңлы итеп башкарган. Видеода күренгәнчә, ул җырлый башлауга, жюри әгъзалары, «татарча» дип, бер-берсенә әйтә башлады.

«Дуслар, туганнар, яратканнарыбыз! Мине хуплавыгыз өчен рәхмәт! Казахстан бәйгесендә Татарстаныбызны тәкъдим итүебез белән бәхетлемен һәм горурланам. Бу чыгышны без республикага, аның халкына, туганнарга һәм дусларыбызга багышлыйбыз!» – дип язылган Ралинәнең социаль челтәрдәге битендә.

Ралинә Ибраева үзе белән таныштыру өчен видео төшергән, тик ул анда рус телендә сөйли. Аны карап баручылар татарча сөйләргә тәкъдим иткән, «казах халкы сезнең аңлаячак» дигән фикердә алар.

«Жюри әгъзаларының казах телендә биргән сорауларын аңлагач, татар телендә җавап бирсәгез, алар да сезне аңлар иде»;

«Ралинә, татарча сөйлә! Миңа казахларның русча сөйләшмәве ошады», – кебек комментарийлар язганнар.

Яшь җырчыга шулай ук матур теләкләр дә җиткергәннәр, уңышлар теләгәннәр һәм «татар халкының горурлыгы» дип тә сокланганнар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100