news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан кызы, Олимпия призеры Евгения Тарасова кияүгә чыкты

news_top
Казан кызы, Олимпия призеры Евгения Тарасова кияүгә чыкты
"Татар-информ" архивы

Фигуралы шуучылар Евгения Тарасова һәм Федор Климов өйләнешкән. Бу турыда Евгения социаль челтәрләрдә яза.

27 яшьлек Евгения Тарасова Казанның Дәрвишләр бистәсендә туган. Ул биредә иске спорт сараенда фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган.

Евгения Тарасова Владимир Морозов белән парлы шууда 2022 елда Пекин Олимпиадасында икенче урын алды.

Федор Климов 2014 елгы Олимпия чемпионы, хәзер тренер булып эшли.

Евгения белән Федор Мәскәүдә яши, Евгениянең әнисе әле дә Дәрвишләр бистәсендә гомер итә, дип яза «Татар-информ».

Евгения Тарасованың аккаунтыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар